ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Гөлүсә Шаһбан кызының 20 яшьтә җитәкче булып билгеләнүен хәбәр итте

0

Шагыйрә, җырчы Гөлүсә Шаһбан кызы Алисәнең тормыштагы уңышлары белән уртаклаша. Әле шушы көннәрдә генә ул кызының беренче машинасын алуы турында сөенеп хәбәр иткән иде. Инде эш урынында да Алисәнең тырышлыгын бәяләгәннәр.

«Хәерле сәгатьтә! Өлкән кондитер. «Ривьера» ресторанында 1 ел эшләгәннән соң, кызымны бер баскыч өскә күтәрделәр. Үзенең 14 яшеннән үзе өйрәнеп башлаган эшен яратып башкаруының нәтиҗәсе. 20 яшендә аның кул астында кечкенә генә булса да коллектив һәм хезмәткәрләр бар. Ул хәзер тагын да җаваплырак.

«Кызым, кызларга нык бәрелә күрмә»;

«Кызлар белән дус булып эшлә»;

«Бергә эшләүчеләргә хөрмәт белән кара»;

«Үзең белән эшләүчеләрне һәрвакыт якла һәм җаваплылыкны үз өстеңә ал. Тырышып эшлә»;

«Кызым, өйрән, үс, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар»;

«Кызым, масайма, гади бул. Ешрак елмай, көл, шаяр. Күп сөйләмә. Күз карашың белән аңлат, сүз белән түгел»;

Ана күңеле балада, баланыкы — далада…» — дип яза Гөлүсә Шаһбан.

Алисә кечкенәдән берсеннән-берсе матур тортлар пешерү белән шөгыльләнә. Үзенең киләчәген дә ул шушы юнәлеш белән бәйләргә уйлаган.