Блогер Миләүшә Зарипова, яшь ирен урын-җирне алмаштырырга өйрәтеп ачуын чыгарган
Аяклары йөрмәүче блогер, эшмәкәр Миләүшә Зарипова яшь ире Айнурны урын-җир алмаштырырга өйрәтә.
Видеода күренгәнчә, Айнур күпсанлы күбәләкләр төшерелгән җәймәне җәеп бетергән. Әмма җәймәнең аркылыга җәйгән һәм күбәләк рәсемнәре дөрес тормый. Моны карап утырган хатыны ярдәм итәргә була.
– Бүген ял, Айнурны урын-җирне алмаштырырга мәҗбүр итәм. Күбәләкләре өскә карап торырга тиеш. Ә синекеләр кырыйга караган.
– Нинди аермасы бар инде? Аскамы, өскәме? Күбәләк – күбәләк инде. Бара инде.
– Алай матур түгел бит инде. Күбәләкләрең кырыйга очып утыра бит.
– Хәзер дөрес итеп җәям. Син өскә барасың, син утырасың, син ниемә аска төшәсең соң? (Күбәләкләр белән сөйләшә.) Каян мин аларның кайсы кая барганын белергә тиеш?
– Ярар инде бусы. Юрганны кара, күбәләкләрнең кая очканын карап җәй.
– Нинди кызык урын-җир бездә, ике юрган белән. Җитмәсә, күбәләкләре берсе – өскә, берсе артка оча. Төнлә 2 юрган астыннан мин сине ничек эзләп табам соң?
– Бу бит ике юрганлы гаилә урын-җире. Хәзер булды инде. Хәзер без моны үтүкләп алабыз да матур итеп җәярбез.
Бу сүзләрдән соң блогерның ире озак кына хатынына карап тора. «Авызыңа керим, 1 сәгать азапланып җәйдем. Үзең үтүклә», – дип тәмамлана ир белән хатын сөйләшүе. Шуннан соң ир кеше, очынып, урын-җирне караваттан умырып ала.
Блогер гаиләсенең моның ише видеолары «мыр-мыр» рубрикасыннан дип атала һәм киң аудиториянең кәефен күтәрә.
«Тиздән тилерә бит инде», – дип кайгыра берсе
«Айнур килеп җәйсә генә заказ бирәм», – дип язган бер ханым, блогерның урын-җир җыелмасы сатуына ишарә ясап.
«Урын-җир җәйгән ирләр юк бит ул», – дип комментарий калдыручы да бар.