ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Эх, күңелем сизде...» - җырчы Алинә Даутованың якыны вафат

0

Җырчы Алинә Давытованың якын кешесе вафат булган.

Кичә үзенең сторисларында җырчы: «Эх, күңелем сизде… Югалтмагыз мине», – дип язган иде. Якыны белән хушлашып кайтканнан соң: «Бик кызганыч… Балалар, оныклар, гомер буе гомер иткән хатыны Гөлнур апа…

Озатканда түздем, еламадым. Кайтканда рәхәтләнеп еладым. Бүтән күршемибез бит инде...» – дип сөйләде ул социаль челтәрләрдә.

Алинә Даутова сторисларына Фәнис Яруллин иҗат иткән бик моңсу шигъри юллар да язган:

«Син киттең дә»

Син киттең дә,

Күңелем буп-буш калды.

Бөтен яме бетте дөньяның.

Канатлары сынган кош шикелле,

Бәргәләнде ап-ак хыялым.

Төн елгасын йөзеп чыга-чыга,

Көчем бетеп, арып егылдым.

Ярда син юк, әкрен генә үксеп,

Ялгыз талга барып сыендым.

Салкын җилгә күкрәгемне ачтым.

- Суытыгыз минем йөрәкне.

Җилләр кинәт кайнарланып китте,

Өтеп-өтеп алды күкрәкне.

Иренемдә елмаюлар сүнде,

Йөзләремнән качты яктылык.

Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп,

Бар көченә куйды тартылып.

Ә бит, юкса, шаярудан гына

Киткән кебек идем кабынып.

Хыяллардан учак яга-яга

Яшәрмендер, ахры, сагынып.»