ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Дусты янына койма аша чыгарга маташкан 4 яшьлек малайның кулына тимер таяк кергән

0

Башкортстанда 4 яшьлек малайның кулына койманың тимер таягы кергән. Бу турыда РБ сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллинга сылтама белән «Башинформ» яза.

Дүртөйле район үзәк хастаханәсе табиблары сабыйга операция ясаган.

Айрат Рахматуллин сүзләренчә, кичә кич белән 4 яшьлек малайны район хастаханәсенә китерәләр. Әнисе аны урамда уйнап йөргәндә имгәнүен әйтә. Бала дусты янына койма өстеннән чыкмакчы була. Тик сабый тотынып тора алмый һәм койманың таягына кадала.

Хирурглар аңа экстрен рәвештә операция ясый. Чит предметны алалар һәм яраны эшкәртәләр. Хәзер бала үзен канәгатьләнерлек хис итә, диелә хәбәрдә.