ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Балалар ут белән уйнау аркасында ике өй, алты каралты-кура яна

0

Башкортстанның Краснохолмский авылында 2 өй яна. Якынча белешмә буенча, янгын балаларның ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» яза.

Йортлар тыгыз урнашу сәбәпле, ут каралты-курадан 2 торак йортка, 6 каралты-курага күчкән.

«Янгынны 200 квадрат метрда локальләштереп булды, ачык ут сүндерелде, утның таралуы туктатылды. Янгын сүндерү дәвам итә. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк», – дигәннәр ведомствода.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклаганча, хатын-кыз 6дан 8 яшькә кадәрле 7 бала белән ата-анасы йортына килә. Бер мизгелдә балалар күз уңыннан югала. Аннары янгын чыга. Кешеләрне имин ераклыкка эвакуацияләп өлгерәләр. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.