ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Онкология авырулары булмасын өчен нинди яшелчәләр ашарга?

0

Рак авыруларын профилактикалау өчен кәбестә, брюссель кәбестәсе, брокколи, помидор, кишер, чөгендер, баклажан, артишок, болгар борычы, кабак, суган, шпинат, яшел яфраклы яшелчәләр, сарымсак файдалы. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

Аларны чи килеш, яки аз гына эшкәртеп ашау хәерле, ди табиб Валерия Комиссарова.

Сары борычта, кишердә, баллы бәрәңгедә (батат) бета-каротин күп була, ул, организмга кергәч, А витаминына әверелә. Ул юан эчәклек, сөт бизе, ашказаны һәм үпкәләр яман шешеннән саклый, диелә хәбәрдә.