ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Гомер буе фатир арендалап яшәргә туры килер микәнни?»

0

Исемен әйтергә теләмәгән яшь ирнең йөрәк авазы:

«Безнең гаиләнең хәлләре ачынып әйтерлек: без, күрәсең, гомер буе кеше фатирында яшәячәкбез һәм кешегә акча түләп яшәүдән беркайчан да котыла алмаячакбыз. Элек без, киләчәктә нәрсә дә булса үзгәрер, һәм тормышлар яхшырыр, дип яшәдек. Хәзер исә бәяләр шундый: безнең үз фатирыбызны мәңге күрәчәгебез юк бугай.

Без икебез дә авылдан. Элек яхшы фатир арендалап торырга акча җитә иде, әмма бернинди запас җыеп та булмый: бөтен акча «снимать итәргә» һәм яшәр өчен бетеп бара. Ел башында ук әйбәт түләнә торган эштән китәргә туры килде, яхшы урын таба алмыйм, хатын белән икебезнең акчасы шәһәр читендәге бер бүлмәле фатирны арендаларга гына җитә. Ә бәяләр!

Авылда яшисе килми. Авылда яшим дисәң, безнең ничә ел буе шәһәрдә тырышуыбызның нинди соң мәгънәсе? Балаларны да авыл мәктәбенә бирәсе килми. Безнең балалар юк та. Фатир алгач, бала алып кайтабыз, дип планлаштырган идек. Ә фатирның булачагы да юк. Авылдан,бәлки, чыгып китәргә дә кирәкмәгәндер, чыгып китмәгән булсак, шунда тырышып яшәр идек. Әмма хәзер ничә еллар монда яшәгәч, кешенең иске йортына керәсе килми.

10 ел элек без яшь идек, көчле идек, өметләр дә бар иде. Әмма хәзер куллар салынды, дияргә була.

Ничә еллар беренче взнос өчен акча җыярга тырыштык. Социаль ипотека дигәч, шуның өчен мәктәпкә дә кереп карадык. Чират зур, акчасы юк, китәргә туры килде, коммерцияле ипотекага җыярга кирәк, дип уйладык. Вариантларны карыйбыз: безнең взнос шәһәр читендә бүлмә алырга гына җитә. Аннары аны ничек сатасың? Тагын бераз җыябыз, дип тырыша-тырыша, менә 10 ел узган да. Ипотека биргәннәр дә иде, яраклы фатирлар юк, начарны аласы килми, акча җитми. Ипотека сроклары да чыкты, кабат гариза биргәндә, илдәге хәлне үзегез беләсез – банклар безгә ипотека бирмәде. Без бөтен нәрсәне югалттык: фатир юк, ипотека юк.

Хәзер инде фатир бәяләре дә, ипотекасы да якын килерлек түгел. Өйдә гел талаш шуның аркасында. Хатын ачуланып, «ялкау!» дип кычкыра. Әти-әниләр дә канга тоз салып, «булмады бугай шәһәрдә, кайтыгыз безнең янга» дип торалар. Хатынның әти-әни белән яшисе килми. Дөресен генә әйткәндә, картлар белән минем дә яшисем килми. Анда эш тә юк.

Менә без – начар гадәтләре булмаган нормаль гына гаилә – ни өчен гомер буе эшләп бернигә ирешә алмадык?

«Эшче профессияләргә күп түлиләр», – диләр. Күп түли торган эшче профессияләр күп түгел, анда аерым белгечләр генә әйбәт ала. Гади эшче булсаң, берсе дә әйбәт түләми. Мин юл төзелешенә чыктым: берничә көн генә кайнар асфальтны иснәп йөрдем, аннары атна буе ангина белән чирләп яттым.

Без бары тик 2 тапкыр гына арзанлы путевкалар белән Төркиядә ял итә алдык. Өстәлдәге ризыклар да гади генә. Машинабыз да – кулдан алган, иске, арзан машина. Хатынга айфон сатып алдык, анысын да кредитка, әлегә кадәр кредитны түлибез. Бу – безнең гаиләдә сатып алынган бердәнбер «роскошь».

Икътисади кризис килә, диләр, кризис килгәч, нәрсә була икән? Монысы нәрсә алайса? Яхшы еллар дип саналган елларда да яшәп булмагач, кризис булгач, без нишлибез? Бөтен гомер буена фатир арендалап яшәячәкне уйласаң, төннәр буе йоклап булмый.

Без хәзер айдан-айга гына яшибез. Аренда түлибез дә ай эчендә калган акчаны ашап бетерәбез. Яңа ай җитә – аренда түлибез, ашап бетерәбез. Бәяләр үскәннән чыгып караганда, киләчәктә тагын да начаррак фатирга күчәргә туры килмәгәе. Бернинди күңел ачу чараларына да барып булмый.

Кайбер танышлар фатир, яңа автомобиль сатып ала – берничек тә аңламыйм. Каян акча алалар алар? «Урлыйлардыр» дигән идем, хатын «син дә урла» ди. Мин нәрсә урлыйм? Асфальтны кесәгә тыгып кайтыйммы? Хатын үзе «инде 1 ел чәчәк алып биргәнең юк» диде беркөнне. Мин «вахта белән чыгып китеп эшләп карыйммы» дип талпынган идем, «анда китсәң, син башкага ияләнәсең» дип, хатын риза булмады.

Минем ишеткән бар иде: 20 яшькә кадәр акылың булмаса, акыл керми, 35кә аякка басмасаң, инде баса алмыйсың, 40ка кадәр баемасаң, баеп булмый. Дөрес микән? Мин инде 2 пунктны уздым, кырыкка җитәсе калды.

Без – дөньядагы бердәнбер булдыксыз гаиләме ул? Сездә ничек?»