ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Яман шеш белән көрәшүче җырчы Зуля Камалова: «Өмет һәм өметсезлек арасында тирбәләм»

0

Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчы Зуля Камалованың яман шеш авыруы белән көрәшүе хакында язган идек. Хастаханәдә уздырган бик авыр көннәре булуга карамастан, Зуля Камалова дуслары белән элемтәсен өзми. Үзенең хәле турында сөйләп һәм хис-кичерешләре белән уртаклашып тора. Бу юлы җырчы үзе өчен иң кадерле кешеләр һәм мизгелләрнең фотолары белән бүлешә. Аларда җырчының хәлен белергә килгән иҗатташ дуслары да, кечкенә кызы да бар.

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр

«Бу көннәрдә өмет һәм өметсезлек арасында тирбәләм… Әмма үземнең игътибарымны шатлык, матур хатирәләр һәм гаҗәеп вакытларыма юнәлтергә тырышам. Европа буйлап сәяхәт итүем булсынмы ул, дусларым белән очрашумы. Калган вакытымнан ләззәт алам. Инде озак калмагандыр, дип куркам… Шуңа күрә, әйдәгез, игътибарыбызны мәхәббәткә юнәлтик», – дип яза ул.

Язылучылары Зуля Камаловага чиксез сәламәтлек тели.

«Зуля, сезнең иҗатка күптәннән сокланам. Иң изге теләкләремне юллыйм»;

«Тизрәк терелүегезне телим. Аллаһы Тәгалә шифа бирсен»;

«Зуля, сезгә Казанда куйган искиткеч концертларыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мин, аларны карап, көлә, шул ук вакытта үксеп елый идем. Гаҗәеп музыкагыз, кешелеклелеккә, мәхәббәткә ышануыгыз өчен рәхмәт. Бик күп матур сүзләр әйтәсе, ныклы сәламәтлек телисе һәм кысып кочаклыйсым килә сезне»;

«Без сезне яратабыз»;

«Зуля, минем сезнең төркемнең бер генә концертында булганым бар. Әмма ул гомерлеккә истә калды. Сез үзегезнең талантыгыз белән күпме кешеләргә илһам бирдегез. Тизрәк савыгып чыгыгыз», – диләр алар.

Яман шеш белән көрәшүче Зуля Камалованың апасы: «Сеңлем яшәргә тели»

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр