ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Өй янында уйнап йөрүче өч баланы йөртүчесе үлгән машина бәрдергән

0

Краснодар краеның Брюховецкий районында Переяславская станицасында фаҗига була. Машина йөртүче рульдә үлә һәм балалар мәйданчыгына килеп бәрелә. 3 бала имгәнә, алар хастаханәдә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 8 сентябрьдә көндезге 3ләр тирәсендә була. Идарә ителми торган «семерка» шәхси йорт янында ясалган балалар мәйданчыгындагы карусельгә барып керә.

Машина белән 69 яшьлек ир-ат идарә иткән. Карусельдә 4, 7 һәм 8 яшьлек өч бала булган.

«Балалар уртача авырлыкта имгәнә», – дигәннәр Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, рульдә ир-атның хәле китә. Ул авария мизгелендә үлә.

«Якынча белешмә буенча, аңа инсульт була», – диелә ведомство хәбәрендә.