ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Гөлсирин Абдуллина: «Түз, Гөлсирин, түз...»

0

Җырчы Гөлсирин Абдуллинаны хейтерлары тәмам туйдырган. Гөлсириннең тышкы кыяфәтенә дә, тавышына да бәйләнеп теңкәсенә тияләр. Усал телле «подписчик»лары авыр сүзләрне Гөлсириннең генә түгел, Азатның да сәхифәсендә язып калдыралар икән. Гөлсирин кайбер комментарийларны сторисларында да күрсәткән, бу сүзләргә фикере белән уртаклашкан.

«Әй чәйниләр инде… Яраталар. Әле бу – бөреләре генә… инде үземә туры хатлар язып җибәрәләр. Аларын да куярмын, карарсыз. Түз, Гөлсирин, түз», – ди ул үз-үзенә.

Ә комментарийларның ниндиләре генә юк. Чыннан да хәтер калырлык.

«Искитәрлек җырламыйлар. Гөлсириннең тавышы колакларны яра, «ашыгыч ярдәм» сиренасы кебек»;

«Азрак Гөлсиринеңне җырларга өйрәт. Бер моңы юк, ни үзе, ни сүз, ни җыры. Гөлсирин белән бергә матур җырламыйсыз. Син матур җырлыйсың, ә Гөлсирин чиный»;

«Гөлсиринне күрше авыл кызы буларак кына беләм, ләкин яхшы тавышлы җырчы итеп түгел»;

«Бу кечкенә буйлы хатының белән дәшми торсаң икән. Тавышы да, тышкы кыяфәте дә юк хатыныңның», – дигәннәр парлы җырчыларга.

Гөлсирин моңа кадәр дә хейтерлары күбәеп китүенә бер зарланган иде инде.

  • Гөлсирин Абдуллина: «Барысына мин гаепле...»