«Киленнең үткәнен тикшереп, улым белән аерттырганыма үкенәм»
Бу вакыйга хакында автобуста барганда минем апама бер хатын сөйләгән. Улының да, килененең дә исемнәрен әйтеп сөйләгән. Киленнең исемен үзгәрттем, улының исемен язмадым.
«Мин сезгә үземнең улым һәм киленем Алия белән булган бик гыйбрәтле хәлне сөйләп бирергә телим. Бу тарих – минем өчен дә, бәлки, башкалар өчен дә гыйбрәтле сабак булыр, дип уйлыйм.
Алия белән улым мәктәп елларыннан ук бер-берсен беләләр иде. Алия – чибәр, акыллы, тәрбияле кыз булып күренде, гаиләсе дә яхшы, динле. Уку еллары вакытында улым гел аңа тартылды, мәктәпне тәмамлагач, Алия укырга китте, улым армиядә булды. Аннан кайткач, улым авылда яхшы эшкә керде, киленнең укып бетергәнен көтте, ялларда аның янына шәһәргә барды, аннары кавышып, матур итеп яши башладылар. Барлык туганнар, ата-бабаларыбыз да бу парга сөенеп яшәдек. Алия тиз арада безгә үз кешебез булып керде, мәктәптә эшли башлады, барысы да әйбәт кебек иде.
Аннары улым белән киленемнең балалары туды – төпчек улларыбыз, безнең өчен иң зур шатлык. Көннәр буе оныгымны сөендереп уйнадым, киленем белән аралар да начар булмады. Тик миңа һәрвакыт нәрсәдер тынгы бирмәде... Бер-берсенә шулкадәр мәхәббәтле булып күренсәләр дә, Алиягә карата күңелдә ниндидер шик сакланып калды. Әле каяндыр төрле сүзләр килеп ирешә, әле үземнең дә күңелдә шик уяна. Бу шикне күңелемнән чыгарып ташлый алмыйча, мин һаман да Алияне күзәтүемне дәвам иттем.
Вакытлар узу белән бу шикләрем артты. Берчак, авылда хатын-кызлардан ишетеп, Алиянең яшь вакытында әллә ничә егет белән йөргәнен белдем. Үземә дә ышанасым килмәде, ләкин күңелдәге шик тамырына тагын бер бөртек салып куйдым. Кайчак бу хакта улыма сиздерергә дә тырышып карадым, тик ул гел хатынын яклап чыкты. «Әни, киленең эшли, мине ярата, сине дә ярата, өйне карый, балабыз бар – безнең бәхетебезгә күләгә төшермә», – дип әйтте ул.
Әмма шикне күңелдән чыгарып булмый икән шул. Киленнең студент чагында укыган хәлләрен тикшерә башладым. Эзли-эзли, сораша-сораша, Алиянең берничә егет белән берьюлы йөргәнен белдем. Тулай торак душына берничә егет белән бергә кереп йөргәненә кадәр сөйләделәр. «Җүләрдер синең улың, ярты Чаллы белән йоклаган, себерелеп беткән кызны алды», – дип, йөземә бәреп әйттеләр. Бу хәбәрне улым белән уртаклашмыйча түзә алмадым.
Үзем дә беләм, киленнең элеккеге тормышын белгәнче, улым белән тыныч, тату яшәргә мөмкин идек. Ләкин, улым хур булып йөрмәсен, дидем. Ул – минем бердәнбер улым, башка улларым булмады. Әтиләре дә күптән юк инде.
Моның турында улыма әйткәч, ул башта ышанмады, ләкин үзе тикшерергә тотынды. Безнең яктан бер егет аның белән бергә укыган, шуның белән сөйләшкән. Тегесе сөйләмәгән, улым аны эчертеп сөйләткән икән. Теге егет аның белән йоклап йөргәнен сөйләгән.
Улым килен белән сөйләшкән. Башта мин барында сорады, бик каты талаштылар. Аннары каты итеп сөйләшкәч, әйткән. Улым өчен иң авыры шул булган: килен, саф кыз булып күренер өчен, операция ясатып кайткан икән. Бу хәбәр аның йөрәгенә пычак кадагандай булды. «Әйе, мин яшь чакта күп егетләр белән йөрдем, ләкин сиңа чыккач, барысын да ташладым. Операция ясаттым, чөнки сине югалтасым килмәде», – дип акланган. Ләкин улым аның сүзләрен кабул итә алмады. Ул саф мәхәббәткә, хыянәтсез тормышка ышанган иде, ә монда – хыянәт, ялган.
Бу хәбәр безгә зур шок булды. Улым бик каты бәрелде. Алиянең әйберләрен урамга чыгарып атты – киленнең баланы күтәреп елый-елый чыгып киткәне әле дә күз алдында. «Бала минеке түгелдер», – дип, ДНК анализ ясатты, ләкин бала аныкы булып чыкты. Бу да аның күңел ярасын ямап куя алмады. Эчеп ята башлады. Мин күрәм бит – улым җан газабында, Алияне һаман да ярата шикелле, әмма хәзер инде горурлыгы юл бирми. Аннары улым менә хәзер контракт төзеп китеп барды. Үзенчә бар нәрсәдән качып, тынгы табарга тырышканга күрә шулай булды инде ул.
Мин хәзер менә шуңа борчылам: «Нигә генә шул киленемнең элек йөргән егетләрен тикшердем икән?» – дим. Улым белән киленем тату яшәрләр иде бит, оныгым да янымда булыр иде. Хәзер исә улым үз хәсрәтендә, арабыз суынды, оныгымны да күрмим. Килен дә, балалары да бик сагындыра. Ләкин мин нәрсә эшләргә белмим. Тормышыбызны ничек элекке кебек яхшы итәргә? Киленне кире кайтарыр өчен нишләргә икән? Улым аңа «әни белде» дип әйткән – минем белән хәзер килен үзе дә, кодагыйлар да сөйләшми дә.
Улыма киленне кире кайтарырга ничек ярдәм итәргә икән? Балаларны кабат бер түбә астында җыеп булыр микән? «Әллә кайтырсың микән, киленем? Мин сине кичерер идем, син дә мине кичерсәң иде», – дип телим. Уйларыма урын тапмыйм, йөрәгем нык әрни.