ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Ташкабактан икра ясауның җиңел рецепты

0

Икра өчен кирәк: 3 килограмм ташкабак, 100 грамм көнбагыш мае, 250 грамм томат пастасы, 250 грамм майонез, 100 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы кызыл борыч, 2 аш кашыгы 9 процентлы уксус, 10 тырнак сарымсак.

Ташкабакны чистартып, иттарткычтан чыгарырга. Аннары зур кәстрүлгә бушатып, көнбагыш мае салып, 1 сәгать пешерергә.

Шуннан соң томат пастасы, майонез, шикәр комы, тоз, кызыл борыч һәм уксус салырга. Барысын бергә тагын 1 сәгать пешерергә. Азактарак сытылган сарымсак кушарга.

Әзер ташкабак икрасын кайнар килеш стериль банкаларга тутырырга, калай капкач белән ябарга. Бу рецепт буенча 0,5 литрлы 6-7 банка чыга.