ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Махсус хәрби операциядә 20 яшьлек көрәшче Рафаэль Хәсәншин һәлак булган

0

Махсус хәрби операциядә Татарстан көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин һәлак булган. Ул – Әлмәт егете.

Кайгылы хәбәрне «Шәһри Казан» газетасына Әлмәт көрәш федерациясеннән Рузил Ганиев хәбәр иткән.

Рафаэль Хәсәншин Әлмәт районы Габдрахман авылында 2003 елның 7 ноябрендә туган. Яшьтән үк көрәш белән шөгыльләнгән. Яшьләр арасында Татарстанның Беренче Президенты Кубогын откан, Татарстан, Россия чемпионы булып танылган, Данил Галиев истәлегенә уза торган бәйгедә дә призер була. Лаеш районына күчеп, эшкә урнаша, лаешлылар өчен дә чыгыш ясый. «Бик сәләтле егет иде», – ди Рузил Ганиев.

Батыр егет, көрәшче егет Рафаэль Хәсәншинның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының, дусларының кайгысын уртаклашабыз.

Социаль челтәрләрдә Рафаэльнең 4 сентябрьдә һәлак булуын хәбәр итәләр.

Март аенда махсус хәрби операциядә Балтач көрәшчесе, хөкемдар Илдар Зарипов һәлак булган иде.

Февраль аенда «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган көрәш турнирында җырчы Ильвинаның «Кайт, балам» җырына клипта махсус операциядәге көрәшчеләрнең исемлеге бирелде.