8-9 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
8 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көнбатыш районнарда +16˚, көндез +22..+27˚ градус.
9 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көнбатыш районнарда +16˚, көндез +22..+27˚ градус.
Үсүче ай, ай укчы йолдызлыгында.
Авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны бетерергә, язгы утыртулар өчен чокырлар әзерләргә була. Җиләк куаклары ботакларына корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерергә кирәк. Күпьеллык чәчәкләрне кисәргә.