ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кремль вәкиле хәрби операция бетәргә тиешле вакытның булмавын әйтте

0

РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковтан журналистлар махсус хәрби операциянең кайчан төгәлләнәчәген сораган. Песков сүзләренчә, мондый карар кабул итү өчен төп ориентир булып ниндидер конкрет сроклар түгел, ә хәрби операция башлаганда куелган максатлар тора.

«Конкрет сроклар юк... Без махсус хәрби операция башланганда куелган максатларны үтәргә тиеш…, киләчәк буыннарыбызга куркынычсызлык тәэмин итәргә…, аларга безнең континентта алдан күрүчәнлекне һәм куркынычсызлыкның яңа архитектурасын тәэмин итәргә», – дип белдерде Кремль вәкиле Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында.