ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Гел авыз ачып иснәү нәрсә аңлата?

0

Авыз ачып иснәү уянырга, фикерләрне тупларга, организмны кислород белән туендырырга ярдәм итә. Тик шул ук вакытта гел иснәнү кешегә ял кирәк булуын искәртергә мөмкин. Рефлекс бик еш булса, бу җитди авырулар турында да белгертүе ихтимал, ди табиб-невролог Екатерина Демьяновская. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Кеше көненә уртача 23 тапкыр исни, ди табиб.

Табиб кисәткәнчә, сәбәпсез иснәнү җитди авырулар турында аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә бу рефлекс «бик еш эшләсә», сәламәтлекне тикшерергә кирәк, диелә хәбәрдә.