ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Җырчы Ильвинаның авыр көннәре: «Сез мине бөтенләй башкача күрергә күнеккәнсез»

0

Җырчы Ильвинаның яраткан эте Теддиның авырып китүе һәм аңа җитди диагноз куюлары турында язган идек.

  • Җырчы Ильвинага авыр хәбәр җиткергәннәр: «Мин моңа әзер түгел идем»

«Бөер авыруы, 4нче стадия. Авыртуны баса торган дарулар гына бирәләр. Төнгә дарулар бирәчәкләр. Табиб, бер вариант – күчереп утырту бар, ди. Тик бу да гарантия бирми», – дип хәбәр итте җырчы.

Җырчы бик нык кайгыра. «Сез мине бөтенләй башка төрле күрергә күнеккәнсез, ә мин – барысын да кадр артында калдырырга. Миңа бу этапны узарга, уздырып җибәрергә кирәк», – дип җырчы бу хәбәрне кабул итеп бетерә алмавы турында искәртә.

Соңыннан җырчы Теддига хәл керүе, йөри башлавы турында хәбәр итә. Дүрт аяклы гаилә әгъзасының хәлен белергә җырчының дус кызы да килгән. Ильвина яраткан этен, одеялга төреп, һава суларга да алып чыккан.