ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Бүген танылган рэп-башкаручы Нурминскийның туе

0

Бүген танылган рэп-башкаручы Альберт Нурминскийның туе. Артистның кәләше – Казанда танылган фотограф Алсу Хәйруллина (социаль челтәрләрдә үзен инде Шәрәфетдинова дип яза). Яшьләр моннан бер ай элек никахлашкан иде.

Мәҗлесне иң популяр тамадаларның берсе булган Газинур Фәйзуллин алып бара. Язылышу тантанасы күчмә рәвештә узган, аннан соң бәйрәм ресторанда дәвам иткән. Туйда татар эстрадасы йолдызларыннан Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Миләүшә һәм Данир Сабировлар бар. Бәйрәмнән беренче кадрлар һәм видеолар белән дә алар уртаклаша.

Бу – Нурминскийның икенче никахы. Рэпер 2022 елда бер тапкыр өйләнгән иде инде. Гаилә мөнәсәбәтләре барып чыкмаган, күрәсең.

  • Рэп башкаручы Альберт Нурминский икенче тапкыр өйләнгән