Дилә Нигъмәтуллина хастаханәдә: «Табиблар ярдәменнән башка булмый»
Шушы арада Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Гыймаеваның бер-бер артлы авырып китүен язган идек. Дилә Нигъмәтуллина хастаханәгә үк эләккән.
«Мин үземә савыгып бетүне максат итеп куйдым. Башкача булмый да – яңа сезонга терелеп бетәргә кирәк. Табиблар ярдәменнән башка булмый. Шуңа күрә хастаханәгә көндезге стационарга яттым. 1 ай ютәллим, ютәлләп ардым.
Әлегә үз өстемә зур эшләр алмыйм. Үзегезне саклагыз! Чиргә азарга юл куймагыз! Бик әшәке вирус!» – дип язган Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчы шулай ук тамашачыларына һәм язылучыларына теләкләре һәм киңәшләре өчен рәхмәт белдерә һәм барысы да яхшы булачагына ышануын әйтә.
- Фирдүс Тямаев: «Әлмәт концертын көчкә җырлап чыктым, үләм дип торам»
- Илсөя Бәдретдинова авырый: «Ашамаган дару, эчмәгән нәрсә калмады...»
- Ләйсән Гыймаева авырый