ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Статистика (Айдар Фартов)

0

Галәмәт зур супермаркет парковкасына кыйммәтле машинамны куйдым да, китәр алдыннан, тагын бер мәртәбә ягулык расходын күрсәткән укка күз төшердем. Иномаркамның багы туп-тулы. Шунда заправкадагы кыз белән сөйләшкәнемне искә төшердем.

– Сеңлем, ягулыкның бәясе күпме?

– Менә сиңа, исәнмесез! Соңгы атнада бензинның бәясе төште.

– Яхшы яңалык! Алай булгач, бакны тутырыгыз!

Мине шатлык биләп алды, һәм яшәешемдә тынычлык хасил булды. Кесәмдәге акча янчыгымны капшап алдым, кабарып тора, памперс диярсең, елмаеп куйдым. Кибеткә керүем ашыйсы килүемне көчәйтте. 4 пакет җиләк-җимеш, ит һәм балык деликатеслары, сыр төрләре алу финанс күләмен киметмәде.

– Нишләп 4 кенә пакет алдыгыз? – дип гаҗәпләнде кассадагы кыз. – Сез бит күбрәккә расчёт тотарга мөмкин?

– Әйе! Минем хезмәт хакым – 73 мең!

– Ә безнең кассирларныкы – артыграк! – дип, исе китмичә озын керфекләрен лепердәтеп куйды ул.

Кызның дөресен әйтүе мине борчымады. Яшьләрнең уңышына мин шат кына.

– Башка эш эзләгез! – дип киңәш бирде ул.

– Аның каравы, мин күптән түгел генә яңа машина алдым, – дидем бераз төрттереп.

– Ә минем 12 балам була...

– 12 !

Мине сыйпап куйдылар. Мин йокы аралаш хатыныма карадым.

– Инде сәгать 11. Иртәгә эшкә. Тагын йокың туймаган булыр. Телевизорыңны сүндер.

– Нәрсә? – дип, экранга карадым.

– Халкыбызның хәле көннән-көн яхшыра, – дип сөйләп тора сакаллы аналитик. – Регионда уртача хезмәт хакы 73 мең, бу әле чик түгел! Шуның нәтиҗәсендә соңгы декадада җиңел машиналар сатылуы артты, фатирлар һәм зиннәтле әйберләр дә шулай. Чын күңелемнән әйтә алам: еллык инфляция кимеде, кызганыч, 2 генә тиенгә бензин бәясе дә төште. Әмма кешеләр яхшырак ашый башлады. Бу – яшьләрнең кәефләренә зур йогынты ясады, эш урыннарын сайлау мөмкинчелеге артты, гаилә кору теләкләре көчәйде, хатын-кызлар бала тудыра башлады – күпләп, күпләп, күпләп…

Мин кәефсез генә пультның кнопкасына бастым. Статистика программасы әкренләп сүнде.

– Их, – дип мыгырдандым хатыныма. – Нигә уяттың? Мин чын җәннәттә йөри идем бит!

– Иртәгә ныгыган рубль курсы турында сөйләячәкләр һәм дә туристик индустрия юнәлешләрен күрсәтәчәкләр. Курортка «очарсың», – дигән булды хатын, хәйләкәр генә елмаеп. – Мәрҗән утрауларына барырсың һәм диңгез һавасын сулап, исәрләнеп йөрерсең...