Синоптиклар, сапёрлар кебек, бер генә тапкыр ялгышалар. Ләкин көн саен
Электрон китаплар барлыкка килде, электрон акчалар, тәмәкеләр дә. Инде электрон аракы гына ясыйсы калды, бу очракта аның артыннан кибеткә йөгерәсе булмый, интернеттан гына суырту җае чыгар. ● ● ● Безнең зур җитәкчебез урламый. Аның өчен урынбасарлары тырыша – урлыйлар, бүлешәләр һәм утыралар. ● ● ● Безгә хезмәт хакын әйбәт түлиләр, хәтта җыеп та бара алабыз. Быел машинамның тәгәрмәчләрен кышка-җәйгә алыштырудан ваз кичтем, шулай ук теш табибына ел саен күренүне дә кичектердем. ● ● ● – Сеңлем, кулыгызны сузыгыз, сезгә конфет бирәм! – Әтиемә бирсәгез яхшырак булыр! – Карале, нинди мәрхәмәтле кыз! – Әтинең учы зуррак чөнки. ● ● ● – Ишеттегезме, тиздән кәгазь китаплар чыгаруны тыячаклар? – Ни өчен? – Аларда реклама куеп булмый. ● ● ● Урам буйлап ир белән хатын бара. Каршыларына чибәр кыз килә. Хатыны: – Менә корсагыңны эчкә тартып кына кара! Үтерәм! ● ● ● Петров берүзе генә була алмый. Ул һәрвакыт Ильф һәм Петров, Петров һәм Васечкин, Петров һәм Бәширов. Әгәр дә инде ул берүзе икән, ул чагында Петров-Водкин килеп чыга. ● ● ● Табибның кабул итү бүлмәсендә: – Авыру, эшегез бик тынгысызмы? – Мин компьютерчы, доктор. – Бик яхшы, интернет белән кыенлыклар минем. – Ә сезгә хастаханәдә интернет нигәк кирәк соң?
– Ә сезгә ничек итеп диагноз куйыйм, күгәрченем? ● ● ● Пациент кыз: – Доктор, башым авырта минем.
– Шулаймы, мин бит сездән бернәрсә дә таләп итмим. ● ● ● Тиздән аракы бик нык кыйммәтләнәчәк, күбенгәнче эчеп, вокзал тирәсендә байлар гына аунап ятачак.
● ● ● – Улым, тиздән мәктәпне тәмамлыйсың, сиңа һөнәр сайларга вакыт. Синең табиб булуыңны теләр идек. – Син, нәрсә, әти! Мин бит чебенне дә үтерә алмыйм! ● ● ● Сезнең бөтен нәрсәгез шоколадлы булуын телисезме? Бу бик гади эшләнә. Өч нәни малайга берәр плитка шоколад бирәсез дә аларны 10 минутка үзләрен генә калдырасыз.
● ● ● – Әниең күзләрендә беркайчан да яшь күренмәслек итеп яшә! – Сериаллар каравын тыепмы? ● ● ● Әнисе баласын йокларга яткыра: – Нәнием, әгәр дә сиңа төнлә берәр нәрсә кирәк булса, «әни» дип кычкыр, һәм әтиең шундук йөгереп килеп җитәр. ● ● ● Кичен гаилә телевизор каршында утыра. Әнисе кызыннан сорый: – Ә курчагың кайда? – Мин аны йокларга яткырдым, чөнки бу фильмны балаларга карарга ярамый.
● ● ● – Нәрсә, ак «Лексус»та килгән принцны көтәсезме? – Юк... Иң кирәге: яхшы кеше булсын. Ә «Лексус»ның нинди төстә булуы мөһим түгел. ● ● ● – Сорау: үземә кытай машинасы сатып алдым, шуңа нинди яхшы запчастьлар куярга? Оригиналнымы, әллә башканымы? – Бары оригинал кытай запчастьларын! Немец яки япон аналог-ясалмаларын сатып ала күрмә. ● ● ● Көннәр буе бал корты кебек кем бик актив, үгез кебек гайрәтле, ат кебек тырыш һәм кичен эт сыман арып өенә кайта, шул мал духтыры белән киңәшләшергә тиеш, аның ишәк булып чыгу ихтималы бар. ● ● ● Әбисе оныкчыгына әйтә:
– Өлкәннәрне тыңларга кирәк, әнә Красная Шапочка тыңламаган, шуңа күрә аны Соры Бүре ашаган. – Дөресрәге, башта ул әбине ашаган!.. ● ● ● Ерак араларга йөрүче поездларның пассажирлары үзләрен өй мәчеләре итеп тоярга мөмкиннәр. Гел ятып торышлы, йоклыйсың, бернәрсә эшләмисең. Бары тик ашыйсың да бәдрәфкә барып киләсең. Тагын тәрәзә аша кошларга карап уйланасың. ● ● ● Гаилә кроссворд чишә. Хатыны: – Хатын-кызга карап, ир кеше нәрсә тели? 4 хәреф. Ире: – Борщ. – Юк, беренче хәреф һәм соңгысы «с». – Соус. – Кайчан да булса ашап туярсың микән син?! ● ● ● – Кадерлем, син – минем тормышымның иң кирәге. – Мескенем минем. ● ● ● – Кешелек тарихында иң уңышлы карьераны кем ясаган? – Маймыл! – Ничек? – Аңа Дарвин теориясе ярдәмендә кешелеккә чыгу мөмкинлеге барлыкка килгән. ● ● ● Бер ир ресторанга керә, аңа меню китерәләр. Гаҗәпләнеп, официанттан сорый:
– Ни өчен менюда бәяләр күрсәтелмәгән? – Ашыйсы килүегезне бозасы итмәдек!
Моны һәрбер төзүче белә...
● Монтаж күбеге юк икән – силикон тутыр.
● Чүкеч белән кагылган шөреп боргыч белән кертелгән кадакка караганда ныграк тора.
● Төзүчеләргә срокны мәңге итеп бирсәң дә, барыбер бераз кичектерүне сораячак.
● Алдан кисәтмәсәң, физика законнарын да бозып була.
● Заказчыга карусыз тәэсир итә торган тылсымлы сүзләр бар: «саран ике тапкыр түли», «төзелеш материаллары кыйбатлана», «сыйфат», «гарантия».
Юкка әйтмәсләр
Синоптиклар, сапёрлар кебек, бер генә тапкыр ялгышалар. Ләкин көн саен.
Әгәр акча сезне бәхетле итә алмый икән, димәк, ул сезнеке түгел.
Гомер ике өлешкә бүленә: башта акыл җитми, аннан соң – сәламәтлек.
Тәмәке тарту зыянлы, аракы эчү тәмсез, ә сәламәт килеш үлү – үкенечле.
Ирләр бөтенесе дә бертөсле, хезмәт хаклары гына төрле.
Мәхәббәт – өйләнешү белән дәвалана торган вакытлыча акылдан язу.
Яхшы фикер тәҗрибәдән килә, ә тәҗрибә – ялгыш фикердән.