ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

ОСАГО тагын кыйммәтләнә?

0

Запас частьләр бәясе арту аркасында ОСАГО 30 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Илкүләм автомобиль союзы страховкага бәя артуына борчылуын белдерде инде, Россиядә ул Белоруссиядәгегә караганда 3-5 тапкырга югарырак, гәрчә законнар, бәяләр һәм аварияләр очраклары бер үк төрле.

Әйтик, 2020 елда чыккан, 122 ат көче булган двигательле «Kia Rio» машинасының типик хуҗасын алыйк (25 яшьтән өлкәнрәк, рульдә 2 елдан артыграк йөри). Аның өчен полис 9100 – 13866 сум булачак, ә Белоруссиядә нәкъ шушындый кеше өчен Россия акчасына әйләндергәндә якынча 3 мең. Союз башлыгы Антон Шапарин сүзләренчә, ике илдә дә икътисад һәм запчастьләр алу мөмкинлеге бертөрле диярлек. Россиядә ОСАГО буенча автомобильгә яки башка милеккә зыян килгәндә максималь түләү – 400 мең, ә сәламәтлеккә һәм гомергә зыян килсә – 500 мең. Белоруссиядә исә 10 мең евро алырга була, дип яза «Mash».

Шул ук вакытта Россиядә иминиятчеләр запчастьләр бәясен кимендә 3 тапкыр киметеп бәяли. Иң киң таралганы – алгы бамперлар. Мәсәлән, иминият компанясе «БМВ 5» өчен алгы бампер ватылгач бирелә торган акчаны 57051 сум дип исәпли, ә аның реаль бәясе – 198317 сум. «Солярис»ныкы кибеттә кимендә 9035 сум тора, ОСАГО буенча аның өчен 5 684 сум чыга. Яңа «Гранта» өчен бамперның чын бәясе – 4433 сум, иминиятчеләрдә – 1567.

Аз компенсацияләр аркасында Россия халкы иминиятләштерүдән еш кына баш тарта, төбәкләрдә йөртүчеләрнең яртысыннан күбесе полиссыз йөри. Белгечләр ОСАГО системасының якындагы 3 елда җимерелергә мөмкин булуын фаразлый. Шул ук вакытта, запчастьләргә бәя арту аркасында, озакламый полис та 30 процентка кыйммәтләнәчәк, дип яза «Mash» телеграм-каналы.