ru24.pro
Все новости
Август
2024

«Дүрт баласы ятим калды». Әйшәдә яшәүче хатынны Яшел Үзәндә поезд таптаган

0

Яшел Үзән районында коляска этеп баручы хатынны поезд таптаган. Ул шунда ук үлгән. Аның 4 баласы ятим калган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ятим калган балалар барысы да малайлар. Аларның кечесенә 1 яшь 4 ай, олысына 17 яшь. Мәрхүмә хатын Әйшә авылында яши, диелә хәбәрдә.

Фаҗига Васильево бистәсе янындарак була. Бу вакытта хатын нәни баласын коляскада этеп бара. Хатын үлә, баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр.

«Социаль хезмәтләр һәм без, муниципалитет буларак, гаиләгә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез. Якыннарына көч һәм сабырлык», – дип яза Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Хатынны таптаган поезд Казаннан Түбән Новгородка бара. Бу хатын ярамаган урында юл аша чыгарга маташкан, диелә хәбәрдә.