ru24.pro
Все новости
Август
2024

Төркиягә ял итәргә барып, полиция тарафыннан кыйналган туристкалар Россиягә кайта алган

0

Өч ай ташландык йортта яшәгән, судларда катнашкан, СИЗОда утырган, кыйналган, тырнаклары тамыры белән йолкынган Россия туристкалары, ниһаять, өйләренә кайткан. Июнь аенда Россиядән 2 турист хатын җинаять эше аркасында Төркиядә тоткарланып калган иде. Бу куркыныч «ял» турында aif.ru. сайты яза.

Мәскәүдә яшәүче Юлия һәм Светлана Төркиягә 6 июньдә килә. Бу ял алар өчен бик көтелгән була. Акчаны да озак җыйганнар, юллама эзләгәннәр, коену киемнәре сайлаганнар. Әмма Төркия аэропортында паспорт контроле узганда ук, сәяхәтчеләрнең берсен полиция туктата. Ни өчен икәнен дә аңлатмыйлар. Паспортын алалар да, тәрәзә яныннан китәргә кушалар. Берничә минуттан алар янына полицейскийлар кире килә, кулларын богаулап, бүлеккә алып китәләр.

«Бернинди сугышу да булмады. Паспорт контролендә беркем ташланмады. Мин тыныч кеше, һәм мине ни өчен тоткарлаганнарын аңламадым. Мин һәм хокук сакчылары утырган бүлмәгә 10 минуттан соң Юлия керде. Без инглиз телен белмибез, һәм ул миңа телефон белән булышырга теләде. Телефонын кесәсеннән алды, әмма полицейский без аны төшерәбез дип уйлады һәм телефонны тартып ала башлады. Һәм шул вакытта кыйнаш башланды, аның 2 тырнагын тамырыннан йолкып чыгардылар», – дип сөйләгән Юлия.

Туристлар утырган бүлмәгә, соңрак, тагын бер хезмәткәр хатын-кызны кертәләр. Ул хатын-кызларны, чиратлап, башка бүлмәгә алып кереп кыйный. Светаның тырнаклары йолкып алынган, бөтен тәнендә тырналган, күгәргән урыннар бар. Юлиягә дә аз эләкмәгән. Төнгә хатын-кызларны изоляторга кертеп ябалар.

Икенче көнне иртән, суд утырышына берничә минут кала, туристларга полициягә каршылык күрсәткән һәм хакимият органнарын хурлаган өчен берничә җинаять эше ачулары турында хәбәр итәләр. Мондый җинаятьләр өчен илдә җәза срогы 3 елдан башлана. Шулай итеп, хатын-кызлар өчен тәмуг «каникуллары» башлана. Хатын-кызларга илдән чыгуны тыйганнар, һәм алар чит җирдә исән калырга тырышкан.

Беренче атнаны Света һәм Юлия отельдә уздыра. Бу вакытта алар адвокат табарга һәм проблеманы хәл итәргә тырыша. Әмма юрист аларга миллион сумга якын бәя әйтә. Мондый акча ханымнарның кулында да, счетларында да булмый.

«Беренче вакытта безгә дуслар ярдәм итте. Тулаем алганда, безгә 300 мең җибәрделәр һәм, пляжда йокламас өчен, күпмедер вакыт без торак арендалап тордык. Әмма Төркиядә барысы да бик кыйммәт, һәм бу акчалар бик тиз бетте. Бер хостел гына да 1 кешегә 16 евро иде», – дип сөйли Юлия.

Озакламый акчалары бөтенләй белә. Хатын-кызлар ничек кирәк алай көн күрә башлый. Ташландык йортта төн куналар, юынырга сәүдә үзәгенә йөриләр, ә бөтен буш вакытларын пляжда кояш астында уздыралар. Бары тик июль ахырында гына алардан бөтен гаепләүләрне алалар.

Җинаять эшен административ эшкә үзгәртәләр. Һәм тормыш җайлана төшә сыман тоела. Әмма аларга илдән чыгуга тыюны бетермиләр, ә алдагы суд утырышы декабрь аенда гына булырга тиеш.

Ахыр чиктә, бу эшкә Россия хокук сакчылары Иван Мельников һәм Православие чиркәве союзы рәисе Аксана Аликан кушыла. 3 атна дигәндә, алар бу эшкә адвокат җәлеп итә һәм хатын-кызлардан бөтен гаепләүләрне дә алалар.

«Безнең кыйнаулар белән карта буш, шуңа күрә безгә барысын да өеп куйдылар. Хәзер эш башка борылыш алды, зыян күрүче мин. Без барысын да бастырып алдык һәм җинаять судына бирдек. Эш буенча утырыш декабрь уртасында, әмма бездән башка узачак», – дип сөйләгән Юлия.

Хәзер Юлия дә, Света да Россиядә, алар туган йортларына кайтуга сөенеп туя алмый. Алар өйләрендә дә бу тикшерүнең ничек баруын күзәтә һәм гаделлеккә өметләнә.

«Хәзер аларны (хатын-кызларны кыйнаган хезмәткәрләрне) хезмәт вәкаләтләрен арттырган өчен хөкем итәләр. Әмма судтан соң берәр нәрсә булыр, мөгаен», – дип фаразлый Юлия.

«Аларны Төркиядәге Россия дипломатларының, хокук сакчыларының һәм Рус православие чиркәве активистларының уртак тырышлыгы аркасында өйләренә кайтарып булды. Башта полиция хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмау гына калган иде, аннан моны да алдык, илдән чыгуны тыюны да бетерүгә ирештек. Хәзер аларны котларга була, алар әле кичә генә судта иде, бүген инде өйләрендә. Әлбәттә, аларның берсенең авыр хәлен һәм хроник авырулары булуын исәпкә алганда, туган илгә кайту бик мөһим иде», – дип сөйләгән хокук сакчысы Иван Мельников.

Хатын-кызлар кабат Төркиягә барачакмы? Әйтүен авыр, шулай да алар якын арада гына анда барырга уйламый да.

«Якын арада бармаячакбыз! Россия халкына яхшырак мөнәсәбәттә булган бик күп башка илләр бар. Ул ил чынлап та бозылган. Хайванга әйләнгәннәр», – дип йомгаклаган Юлия.