ru24.pro
Все новости
Август
2024

Павел Дуровны суд азат итте, әмма аңа 10 ел төрмә яный

0

Париждагы суд Telegram хуҗасы Павел Дуровны азат итте. Судтан соң ул журналистлар сорауларына җавап бирүдән баш тарткан.

Павел Дуров суд күзәтчелеге астына алына, аңа Франция территориясеннән китү тыела, һәм ул 5 млн евро күләмендә залог кертергә тиеш, дип хәбәр итте Париж прокуратурасы.

Павел Дуровка законсыз транзакцияләр башкару өчен онлайн-платформаны администрацияләгән өчен 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм 500 000 евро күләмендә штраф яный. Франциядә Telegram эше буенча тикшерү 2024 елның февралендә үк башланган, дип яза «SHOT».

Павел Дуров гаепләнә торган маддәләр:

Законсыз транзакцияләр ясау максатыннан онлайн-платформаны администрацияләү (бу маддә буенча гына да аңа 10 елга кадәр төрмә һәм €500К штраф яный);

Шифрлау ачкычларын тапшырудан баш тарту;

Балалар катнашындагы порнография таратуда һәм наркотикларның законсыз әйләнешендә катнашу;

Төркем составында җинаятьләр кылу;

«Прослушка»га кагылышлы закон тарафыннан рөхсәт ителгән мәгълүматны һәм документларны компетентлы органнарга бирүдән баш тарту.

Дуров Ле Бурже аэропортында 24 августта тоткарланды, анда ул Азәрбайҗаннан очып килгән иде. Telegram хуҗасы Франциягә шәхси самолетта ярдәмчесе һәм сакчысы белән килгән иде. Алар сораштырылган һәм иреккә җибәрелгән, Дуровны 28 августка – судка кадәр сак астында тоттылар.

Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары, Дуровка сораулар мессенджерның җинаять эшләрен тикшерү буенча хакимият белән хезмәттәшлек итәргә теләмәве аркасында туды, дип яздылар. Telegram, беренче мөрәҗәгать буенча керү мөмкинлеге биргән башка мессенджерлардан аермалы буларак, хокук саклау органнары сорауларына сирәк җавап биргән.

2018 елда Франция Президенты Эммануэль Макрон Павел Дуровка шәхси очрашу вакытында Telegram штаб-фатирын Парижга күчерергә тәкъдим иткән. Ул чагында Дуров тәкъдимне кире кага. Бу хакта The Wall Street Journal басмасы хәбәр итте. Шул ук вакытта мессенджерга нигез салучы Макрон белән аңа Франция гражданлыгы бирү турында фикер алышкан.

Дуров 2021 елда сирәк процедура буенча Франция гражданины булды. Ул процедура хөкүмәткә «француз телендә сөйләшүче чит ил кешесенә гражданлык бирергә мөмкинлек бирә, ул үзенең күренекле эшчәнлеге белән Франциянең халыкара йогынтысына һәм аның тышкы икътисади мөнәсәбәтләрен яхшыртуга өлеш керткән».

Павел Дуровны тоткарлаганнан соң, Х социаль челтәрендә Free Durov («Дуровны азат итегез») хештегы популярга әйләнде. Telegram хуҗасын яклап, Элон Маск чыгыш ясады.