ru24.pro
Все новости
Август
2024

Ташкабактан тәмле коймак рецепты

0

Ташкабактан коймак бик тәмле була. Моның өчен ташкабакның кабыгын чистартырга, эчен алырга һәм, бераз кисеп, блендерда вакларга.

Ингредиентлар: 300 грамм кабак, 250 мл сөт, 160 грамм он, 1 бал кашыгы шикәр комы, 1,5 бал кашыгы тоз, 2 йомырка, 30 мл үсемлек мае. Шулай ук каты сыр уып салырга һәм яшеллек өстәргә мөмкин.

Бу саннар төгәллек яратучылар өчен, әлбәттә, барысын да чама белән салып та пешерергә була.

Аннары май салынган кызган табада коймакның ике ягын да кыздырып алырга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: Гөлүзә Василова