ru24.pro
Все новости
Август
2024

Татарстанда яшәүче хатын балаларын буа, башларына суга, эссе мунчада бикләп тота

0

Татарстанда яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган яшьтәге балаларны тәрбияләү вазифаларын башкармауда гаепләнеп суд каршына басачак. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2021-2023 елларда бу хатын 2008 һәм 2012 елда туган 2 баланың опекуны була. Ул аларны шәхси кабул итә алмау сәбәпле, бер сәбәпсез кыйный. Башларына металл чүмеч белән суга, буа, югары температурага кадәр эсселәнгән мунчага бикләп куя.

Балалар яшәү урынын үзгәрткәч кенә бу хәлләр турында сөйләп бирә.

Тикшерүчеләр дәлилләр туплап, җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган, эшне судка тапшырганнар.

«Челнинские известия» белешмәсе буенча, бу хатын Әгерҗедә яши.