ru24.pro
Все новости
Август
2024

ТНВ Айгөл Бариеваның концертын төшерүдән баш тарткан: «Үлгәч кенә зурларга күнеккәннәр»

0

26 августта Татарстанның халык артисты Айгөл Бариеваның юбилей концерты була. Ул концертка әзерлек эшләре белән йөреп ябыгуы турында да хәбәр иткән иде. Инде шундый вакытта да җырчының кәефен төшерергә өлгергәннәр. ТНВ каналы концерттан видеоязма әзерләргә вәгъдә иткән булган, әмма шалтыратып бу эшне башкарудан баш тартканнар.

«Сезнең өчен күңелсез хәбәрем бар, бигрәк тә минем концертымның видеосын көтүчеләр өчен. Кызганычка, туган көнем алдыннан, 21 августта кич миңа ТНВ телеканалыннан шалтыратып, концертны төшермәячәкләрен әйттеләр. Бу май аенда ук килешеп куюга карамастан, безнең килешү 21 августка кадәр гамәлдә иде. Әле ул гына да түгел, минем концертларымны программадан алганнар. Хәзер инде мине ТНВда күрерсезме икән?

Социаль челтәрләр булу да яхшы, сезнең белән турыдан-туры аралаша алабыз. Хәзер радио һәм телевидениедан акча түләүчеләрне генә күрсәтәләр. Әмма алар халык мәхәббәтен бернинди акчага да сатып алып булмавын аңламыйлар.

Мин ачык һәм гадел. Минем артымда интрига ясаучыларны күрәалмыйм. Рәхмәт, Аллаһым, чираттагы тапкыр күзләремне ачканың өчен рәхмәт. Вакыт барысын да үз урынына куячак. Мине ТВдан башка күрмәсәгез аптырамагыз. Бер ханым мине барлык программалардан алырга, башка бер урынга да кертмәскә кушкан. Төп сәбәбен дә белмим. Беркайчан да аралашкан, сүзгә килгән кешем түгел. Мин моны көнләшүдән дип уйлыйм. Аңа бәхет телим, тик миннән ерактарак», – дип белдергән җырчы.

Айгөл Бариева соңрак акча түләп башка профессионалларны яллавы турында хәбәр итте. Хәзер ул концертның видеоязмасын кая һәм кайсы каналга бирергә икәнен үзе хәл итәчәк.

«Бәлки видеоязманы биреп тә тормам, үземдә истәлек итеп калдырырмын. Үлгәч күрсәтерләр. Бездә кешене үлгәч кенә зурларга күнеккәннәр. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, калганы мөһим түгел. Очрашуга кадәр яраткан тамашачым», – дип күңелен бушаткан җырчы.