ru24.pro
Все новости
Август
2024

Лаеш районында өй хуҗасы чокырда күмелеп үлгән мизгел видеосы чыкты

0

Лаеш районында бакчачылык ширкәтендә бер ир-ат тереләй килеш җир астында кала һәм һәлак була. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты әлеге фаҗига турында комментарий чыгарды һәм видеокүзәтү камерасы язмасын күрсәтте.

Фаҗига 18 августта була. Якынча версия буенча, ир-ат – өй хуҗасы, ул өйгә су кертү эшләре белән йөри. Траншея казу өчен тракторчы чакыра. Трактор эшләгәндә хуҗа кеше чокырга төшә, ә тракторчы моны күрми һәм хуҗаны җир белән күмеп куя. Аннары ул заказ бирүчесе югалуны аңлап ала һәм траншеяны казый, хуҗаны чыгара. Ләкин ир-ат үлгән була инде.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Видео: Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Telegram-каналы.