ru24.pro
Все новости
Август
2024

Бәдретдинова төркеменнән киткән Диаз: «Минем кебек төшерүче булмаячак! Я вам отвечаю!»

0

Илсөя Бәдретдинованы йөртүче, кызыклы видеолар төшерүче Диазның «ИБ төркеме»ннән китүе хакында язган идек. Үзен «зур йөрәкле малай» дип атаучы Диазның видеоларын һәм үзен кызыксынып караучылар аңа да хатлар яза башлаган. Бу хакта ул үз сәхифәсендә сөйли.

«Күпләрегез: «ИБ вакыйгалары»н күрмибез инде», – ди. Белмим, берәрсен сорасалар, минем урынга берәрсе килсә, төшерерләр дә. Әмма «ИБ вакыйгалары»н минем кебек төшерүче булмаячак. Я вам отвечаю! Просто ул минем идея иде. «Текә» идея иде, миңа ошый иде ул.

Хәзер «Диаз вакыйгалары»н караячаксыз. Мин үземнең тормышны күрсәтәчәкмен», – дип сөйли ул йөк машинасында төзелешкә килгәнен күрсәтеп.

Әйе, Диаз төркемнән китте. Гастроль – бик кызык, ләкин бик авыр хезмәт. Ул өйгә кайтып куна торган эшкә китте. Аның урынына кеше эзлибез. Кемнәрнең теләге бар, безнең күңелле гаиләгә рәхим итегез, – дип хәбәр иткән иде Илсөя Бәдретдинова.