ru24.pro
Все новости
Август
2024

Өченче көн рәттән яна торган нефть базасын сүндерә алмыйлар, тагын берничә көн яначак

0

Ростов өлкәсендә Пролетарский районында беспилотиниклар һөҗүм иткән нефть базасында инде 11 цистерна янып беткән. Янгын 18 августта иртән һөҗүменнән соң башланган иде, утны сүндергән вакытта 40 коткаручы зыян күргән.

Янгын вакытында шартлау да булды. Зыян күргән 40 коткаручының җидесе Ростов хастаханәләренә җибәрелгән, тагын 13 коткаручы җирле хастаханәләрдә. Аларның барысының да тын юллары һәм тәннәре пешкән.

Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 300гә якын хезмәткәре һәм 77 берәмлек техника эшли.

Бүген нефть базасындагы янгын мәйданы берничә тапкырга арткан. Хәзер анда ягулык салынган 22 цистерна яна, алар әле тагын берничә көн дәвамында янарга мөмкин.

«База» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, хәзер фаҗига урынында коткаручыларны вакытлыча урнаштыру пунктлары, шулай ук кыр кухнясы эшли. Янгын белән әле тагын берничә көн көрәшергә туры килергә мөмкин. Әлегә ятны чикли алмаганнар, хәзер янгын мәйданы 10000 квадрат метрны тәшкил итә. Янгын урынында детонация булдырмас өчен, цистерналар арасына гел су агызып торалар.

Шулай ук янгын урынында Роспотребнадзор хезмәткәрләре эшли, алар һаваны даими тикшереп тора. Хәзерге вакытта зарарлы матдәләрнең кирәгеннән тыш артып китү ачыкланмаган.