ru24.pro
Все новости
Август
2024

Баклажанны гөмбәсыман итеп пешерү рецепты

0

Гөмбәсыман баклажан пешерү рецепты белән «ВКонтакте»да «Буа кызлары» сәхифәсендә уртаклашканнар.

Ингредиентлар: 5 кг баклажан, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 кг суган, 4-5 баш сарымсак, үсемлек мае.

Тозлык өчен: 2 стакан су, 0,5 стакан 6 процентлы аш серкәсе, дәфнә яфрагы, 6-8 кара борыч.

Баклажанны кабыгыннан чистартабыз да гөмбә аягы кебек калын иттереп буйга кисәбез. Өстенә тоз салып, согы чыгып бетсен өчен, 2 сәгать тотабыз. Суганны – ярымбоҗралап, сарымсакны телемләп турыйбыз. Табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, аңарда баклажанны кыздырабыз. Баклажанның барысын бергә табага салмагыз, аз-азлап кыздырыгыз. Артык кыздырырга да кирәкми, җиңелчә генә кызып алсыннар.

Баклажанны 3-4 см калынлыкта кәстрүлгә тутырабыз. Аның өстенә суган белән сарымсак салабыз. Аннары тагын баклажан, янә суган-сарымсак итеп өябез. Яшелчәләр беткәнче шулай эшлибез.

Тозлык әзерлибез: савытка 2 стакан су салабыз, борыч, дәфнә яфрагы, ярты стакан аш серкәсе өстибез. Кайнап чыккач, банкаларга тутырылган баклажан өстенә агызабыз. Яртышар литрлы банкаларны 15 минут стерильләштерәбез.