ru24.pro
Все новости
Август
2024

Кызым бай ир һәм матур тормыш өчен үз баласыннан баш тартты

0

Мин бердәнбер кызым Зифаны ялгызым үстердем. Аңа 2 яшь тулгач, ирем, безне ташлап, башка хатынга китте. Яңа гаиләсендә балалары тиз барлыкка килде, шуңа күрә кызым әтисен бик сирәк күрә иде.

Аерылганнан соң, кияүгә чыкмадым, ничектер барып чыкмады. Аның каравы, кызым ким-хур булмасын дип, бик күп эшләдем. Артык бай яшәмәдек, тик Зифага яхшы белем бирергә, аны яратырга, кайгыртырга тырыштым.

Хәзер үткәннәре уйлый-уйлый, кайда хаталандым икән, дип баш ватам. Һәм ни өчен мин дөрес тәрбияләргә тырышкан кызым шундый эгоист булып үсте?

Зифага 22 яшь тулгач, ул аерым яшәргә теләвен әйтте. Башта аптырадым: ни өчен? Бактың исә, кызым өйләнгән, әмма бай бер ир-ат белән очраша икән. Зифа белән мөнәсәбәтләрен күрсәтергә, сиздерергә теләми, шуңа күрә аңа шәһәр үзәгендә арендага фатир алган.

Кызым бәхетеннән очып йөрде. Теге ир алып биргән кыйммәтле киемнәрен, бүләкләрен соклана-соклана күрсәтте. Соңыннан эшеннән дә китте, янәсе, минем кебек гомер буе тиеннәр өчен бил бөгеп эшләргә җыенмый.

Әлбәттә, бу хәлләр миңа бер дә ошамады. Минем бердәнбер кызым сөяркә булды, әле, җитмәсә, шуның белән горурлана да!

Зифага, бу мөнәсәбәтләрнең киләчәге юк, яшьлегеңне генә әрәм итәсең, дидем.

«Әни, мин барын да уйладым. Мин Эдикка малай табып бирәм, ә ул карт хатынын ташлаячак һәм миңа өйләнәчәк. Мин беркайчан да башка хәерче булмаячакмын!» – диде күзләрен ялтыратып.

Кызганыч, кызымны кире күндерә алмадым. 1 елдан соң ул балага узды. Тик планнарын тормышка ашыра алмады. Сөяркәсе аерылышудан катгый баш тартты.

Башта аборт ясатырга акча тәкъдим иткән. Зифаның баланы табарга җыенуын белгәч, ташлап китте. Дөрес, «телен тешләсен» өчен, аңа фатир алып бирде, балага да акча җибәреп торырга вәгъдә итте.

Зифа сау-сәламәт, тупырдап торган кыз бала тапты. Әмма кызына әллә ни игътибар итмәде. Ашата, юындыра, кирәк-ярак сатып ала да, шуның белән шул. Сабыен кочакларга да, иркәләргә дә артык теләге булмады.

Аның каравы, мин оныгымны бик яраттым, иркәләдем, күбрәк вакытымны аның белән уздырырга тырыштым.

Декреттан соң Зифага эшкә урнашырга туры килде. Шулай да, бай ир табу омтылышларын ташламады. Аның кыска кына мәхәббәт романнары бик тиз төгәлләнде. Ә Зифа авыр сулап: «Тагын ниндидер хәерчесе эләкте инде!» – дип куя иде. Һәм, бик үҗәтләнеп, бай принц эзләвен дәвам итте.

Мин, ниһаять, кызымның яхшы, дус-тату һәм бәхетле гаиләсе булыр, дип өметләндем. Кайгыртучан ир һәм оныгыма яхшы әти кирәк. Кызыма, калын кесәле ир түгел, ә тәртипле, төпле кеше эзләргә кирәк, дип аңлатып карадым. Әмма ул үз дигәнендә нык торды, матур һәм бай тормышта яшәргә теләде.

Оныгым Зилиягә 6 яшь тулгач, кызым чираттагы тапкыр аны миңа алып килде. Кояш кебек балкыган Зифа мине кочаклап алды һәм бик бәхетле булуын әйтте. Ниһаять, хыялындагы ирне очраткан икән. Чибәр, бай, юмарт икән. Ә иң мөһиме – буйдак!

Яңа яры белән мөнәсәбәтләре күз иярмәс тизлектә үсте. Зифаның яңа машинасы барлыкка килде, ә Зилия миңа күченеп килде диярлек. Ә Зифа бездә сирәк кунак була башлады.

Кыйммәтле бүләкләр алып килде, елмаюыннан балкып, Зилияне кочты-үпте. Яңа киемнәрен күрсәтеп, көзге янында бөтерелде. Һәм берничә айдан Мальдив утрауларына ялга барачагын таң калып сөйләде.

Минем ял көне иде, оныгым бакчада булганда Зифа минем янга килеп китте. Зур бриллиант кашлы йөзеген күрсәтеп мактанды. Сөйгәне, ниһаять, тәкъдим ясаган икән. Тик «ләкин»е бар.

Булачак ире кеше баласын тәрбияләргә җыенмый. Бала аңа яраткан хатын-кызының тормышында башка ир-ат булганын искәртеп торачак икән...

Зифа минем Зилияне яратуымны һәм аны бер дигән итеп тәрбияләячәгемне белә.

«Шуңа күрә кызымның сине кайгыртучан кулларыңа тапшырам, әни», – ди бу миңа, әз генә дә оялмыйча.

Соң, Зилия болай да минем белән яши, дияргә була инде. Зилиянең әйберләрен алып кайтасы һәм хәзер гел минем белән яшәячәген ничек тә булса йомшак кына итеп әйтәсе калды.

Мин аптыраудан телсез калдым. Кызыма матур тормыш шулкадәр кадерле, һәм ул шуның өчен үз баласыннан да баш тартырга ризадыр дип, уйлап та карамаган идем.

Ачуым чыгып, утырган җиремнән сикереп тордым да бүлмә буйлап әрле-бирле йөри башладым. Башымда җүнле сүз юк иде, акырасы һәм аты-юлы белән сүгенәсе генә килде.

Ни кызганыч, минем кызым булган шушы эгоист хатынга булдыра алганча тыныч кына борылдым да:

«Мин баш тартсам нишләячәксең?» – дип сорадым.

Зифа көлеп җибәрде, күзләремә туры карады да, йөзенә мыскыллы елмаю чыгарып:

«Детдомга бирәм! Әмма син моңа юл куймаячаксың бит шулаймы, әни?» – диде.

Әлбәттә, Зилия минем белән яши. Юлдан язган, азгын анасын ярты ел күргәне юк инде оныгымның. Бик сагына әнисен. Ә мин таш бәгырьле вәхши үстергәнемә үземне битәрлим.