ru24.pro
Все новости
Август
2024

«Ут капкыны». Комалак авылында ир белән хатын базны җылытканда янгын чыккан

0

Башкортстанның Яңавыл районындагы Комалак авылында ир белән хатын янып үлә язган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир белән хатын үз өендә базда ут капкынында кала.

Ир белән хатын баз стеналарын монтажлау күбеге белән җылытып маташа. Аннары күбекне төзелеш фены белән киптерә башлыйлар. Шул чакта кисәк кенә ут чыга.

Алар икесе дә мөстәкыйль рәвештә котыла алган. 50 яшьлек ир-атның бите, сул иңбашы, арт ягы ике яктан да 1 һәм 2 дәрәҗәдә пешә, 47 яшьлек хатынның ике кулы һәм ике боты 1 һәм 2 дәрәҗәдә пешә.

Утны чиләктәге су белән сүндерәләр. Янгынны коткаручылар сүндереп бетерә, диелә хәбәрдә.