ru24.pro
Все новости
Август
2024

Марат Яруллин фонограмма кулланмаска чакыруган сүгенеп һәм мыскыллап җавап биргән

0

Җырчы Марат Яруллин "Подслушано Шоу-биз» Телеграм-каналын алып баручы Тимур Ганиевны шаккатырган. Тимур концертларында фонограмма куллануны тыю буенча петиция әзерләп, ул постны турыдан-туры җырчыларның үзләренә юллаган иде. Марат Яруллинның реакциясе генә журналистны гаҗәпкә калдырырлык булган. Ул җырчының җавабын телеграм-каналына да урнаштырды. Тимурның петициягә кул куярга чакыруына Марат озак уйлап тормыйча: «Бл..., не за...бывай, журналюга»,- дип язып куйган.

"Артист этикеты! Бармы ул, әллә инде сезгә бөтен нәрсә рөхсәт ителәме?

Марат Яруллин, аралашу кагыйдәләрен өйрәнәсегез килмиме? Аннан соң инде сәхнәгә чыгарга да мөмкин булыр иде", - дип халыкка да күрсәтте Тимур Маратның җавабын.

Тимур үзенең телеграм-каналы аша турыдан-туры фонограмма кулланучы артистларга каршы көрәшә дип тә әйтергә була. Җырчыларны чиста суга чыгару өчен ул аларның видеоязмаларын анализлый, фонограмма кулланучыларны ничек «тотып булганны» да аңлата. «Стоп фонограмме» дигән петиция аша ул җырчыларның фонограмма кулланулары азмы-күпме контрольгә алынмасмы дип өметләнә.

Бу сүзләрне Марат үзе яздымы икән дип, җырчының концерт директоры һәм абыйсы Ринат Яруллин белән элемтәгә кердек. Ул мизгелдә Марат аның янәшәсендә түгел иде. Үтенечебезне җиткергәч ул безгә: «Маратка барысын да әйтермен. Кирәк санаса, ул сезгә шалтыратып җавабын әйтер»,- диде. Уйлаганча килеп чыкты, Мараттан шалтырату көтеп җиткерә алмадык.