ru24.pro
Все новости
Август
2024

Рэп башкаручы Альберт Нурминский икенче тапкыр өйләнгән

0

Татар һәм рус телләрендә рэп башкаручы Альберт Нурминский икенче тапкыр өйләнгән. Артист никах фотоларын социаль челтәрләрдә күрсәтте.

«Безнең көн! Котлауларыгыз өчен рәхмәт. Барыгызга да мәхәббәт телим», - дип яза ул.

Нурминский 2022 елда бер тапкыр өйләнгән иде инде. Аның кәләшенең Туймазы якларыннан булу билгеле иде. Никахлары озын гомерле булмаган, күрәсең.

Җырчының посты янындагы комментарийларда да гаҗәпләнүчеләр булганлыгы күренә

«Инде башка кеше белән никахмыни?», «Моңа кадәр башка кыз иде бит. Инде икенчесе белән никах укыттыңмы?» - дип яза алар.

Яшь парга бәхет теләп, алар өчен ихлас сөенүчеләр дә бар.