«Арчинский Тямаев» Марат Газизовның «Пошалым чаналары»нда чыгышы: 7 ел элекке язма
Социаль челтәрләрдә Арча ягыннан танылган алып баручы, тамада Марат Газизов турында хатирәләр уртаклашуны дәвам итәләр. Үзен «Арча Шамкае» дип атаган Марат Газизов 3 августта инсульт сәбәпле кисәк вафат булды. Аны Арча районы Штерә авылында җирләделәр.
Марат Газизов 2017 елның гыйнварында җырчы Рөстәм Закиров оештырган «Пошалым чаналары» концертында катнашкан иде. Бу концертны «Татар-информ»ның татар редакциясе онлайн трансляцияде, аны сылтамага кереп карап була. Алып баручы Марат Газизовны: «Арчинский Фирдүс Тямаев» дип игълан иткәч, Марат Газизов бик мәзәк итеп сәхнәдә сикерә. «Бешеный Марат дияргә була», – ди алып баручы аны.
Марат Газизов бу концертта: «Кил син» җырын башкара (Галиәхмәт Гатин сүзләре, Илгиз Зарипов көе). «Җырлап яшәгез!» – ди ул сәхнәдән чыгып киткәндә.
- «Арча Шамкае» Марат Газизов истәлегенә: «Бик гаилә җанлы иде, авыл дип янып яшәде»