ru24.pro
Все новости
Август
2024

3 августка һава торышы һәм ай календаре

0

3 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр, томан төшәчәк. Көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, боз ява, яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан 6-11, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +20..+25˚ градус.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Помидорларның як-ягыннан үсеп чыккан үсентеләрен өзеп ташлау өчен уңай вакыт. Бакча җиләге мыекларын күчереп утыртып, яңа түтәлләр ясарга була. Көзгә кадәр уңыш бирә торган җиләкләрне көл һәм комплекслы ашламалар белән ашларга була.