ru24.pro
Все новости
Август
2024

Башкортстан кешесе кабак зурлыгында гөмбә җыйган

0

Башкортстан Республикасында яшәүче Владимир Куприянов кабак зурлыгында гөмбә җыйган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләгән, дип хәбәр итә «Өмет» газетасы сайты.

«Ир-ат сүзләренчә, бу – яңгыр гөмбәләре (дождевик). Өйгә кайткач, ул гөмбәләрне үлчәп карый. Иң авыры 5,6 килограмм була. Ә барлык «табыш»ның гомум массасы 20 килограммнан артып китә», – диелгән хәбәрдә.

Интернет киңлегендә мондый гөмбәләрне ашарга яраклы дип язалар. Әмма аларның артык иске булмавы мөһим – андыйларда токсиннар күләме югары булырга мөмкин.