ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Зәмирә Рәҗәпова иренең беренче никахыннан туган улы турында: «Кунарга да калганы юк»

0

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова ире Максим һәм 3 баласы белән Төркиядә. Аларның ял иткәнен карап баручы язылучылары гаиләнең ялга Максимның беренче никахыннан туган улы Тимурны да алмаганнарына игътибар иткән.

«Тимурны ялга бер дә алмыйсыз. Әнисе җибәрмиме, сезнең чакырган юкмы?» – дип кызыксына алар.

«Бала – ул песи баласы түгел. Ул – бик зур җаваплылык. Мин дә, Тимурның әнисе дә моның шулай икәнен яхшы аңлыйбыз. Мәсәлән, мин дә үз баламны бер кеше белән дә, беркая да җибәрмәс идем. Аязны да (Зәмирәнең беренче никахыннан туган улы) әтисе берничә тапкыр диңгезгә чакырды. Мин каршы килдем. Җитмәгәненә, чит илгә чыгараммы соң. Авырып китсә, берәр ЧП килеп чыкса (бассейн, диңгез, агулану, пешү).

Безнең Макс белән бу темага сөйләшкән бар. Ул, Тимурны җибәрмәячәкләр, диде. Аның бездә кунарга да калганы юк, сәяхәткә бару турында сөйләп тә тормыйм инде. Мин аны яхшы аңлыйм, мин дә җибәрмәс идем.

Балалар үсәләр, бәлки, киләчәктә, бергәләп ял иткән вакытлар да булыр әле. Әлегә шулай. Мин, гомумән, аларның үзара мөнәсәбәтләренә катышмаска тырышам, ләкин Максның бөтен карарын да хөрмәт итәм.

Әгәр ул безнең белән барса, шат кына булыр идем. Балалар аны бик ярата. Ә Тимур өчен кайгырмагыз, ул ел саен гаиләсе белән диңгездә ял итә. Әнисе һәм якыннары күзәтүендә. Аның барысы да яхшы», – дигән җавап яза Зәмирә «подписчик»ларына.