ru24.pro
Все новости
Июль
2024

3 балалы әтиләрне мобилизацияләячәкләр - аларга кичектерү бирү турында закон кире кагылды

0

Дәүләт Думасы 3 балалы әтиләргә мобилизациядән кичектерү бирү турында закон проектын кире какты, дип яза «БАЗА».

2022 елның көзендә Оборона министрлыгы 16 яшькә кадәр 3 баласы булган әтиләргә мобилизациядән кичектерү бирде, әмма бу карар гыйнвар аенда юкка чыгарылды. Депутат Нина Останина күп балалы әтиләргә кичектерү бирү турында закон проекты белән чыкты. Закон проекты берничә тапкыр кичектерелде.

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов май аенда ук бу проектны кире кагарга дигән тәкъдим белән чыкты. Депутатлар гражданнарны мобилизациянең нәтиҗәләреннән сакларга тели, әмма кичектерү хәрби көчләргә тискәре тәэсир итәчәк. Картаполов әйтүенчә, өч балалы әтиләргә кичектерү бирү «кадр резервын» азайта.

Нина Останина моңа каршы чыкты. Ул шундый саннар китерде – өлешчә мобилизация вакытында 256 мең айтишник, 170 мең банк хезмәткәре кичектерү алган. «Бу резервны киметүгә берничек тә» тәэсир итми, ди ул. Ә махсус операция зонасында 903 күп балалы ата, инвалид балалары булган 100 әти бар. «Президент та, Оборона министры да мобилизация кирәкми дип әйтә, контрактниклар хезмәт итәргә тиеш ди. Ә сез мобилизация кирәк, дисез. Алайса аңлатыгыз, бәлки сездә башка мәгълүматтыр? Безгә хаталарны төзәтергә кирәк. Ә хаталар күп булды, бу хакта президент әйтте», – диде Останина.

Кичектерү бирү турында закон проектына 90 депутат – КПРФ һәм "Гадел Россия» тавыш биргән. «Бердәм Россия» депутатлары – каршы.

Оборона буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Андрей Красов «ир беренче чиратта гаиләсен сакларга, аннары гына аны ашату турында уйларга тиеш», диде. «Мужчина дигән сүз «муж» һәм «чин» сүзләреннән тора», – ди ул.

Нина Останина закон проектының яңа редакциясен әзерли.