ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Ләйсән Фәтхетдинованың туган көнен бәйрәм итәләр: «С днем рождения, мамуль!»

0

Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана гаиләләре белән әниләре Ләйсән Фәтхетдинованың туган көнен бәйрәм иткәннәрен күрсәтте.

Барлык балалары - кияү-киленнәре, оныклары төп йортка чәчәкләр, бүләкләр күтәреп килгәннәр. Әтиләре репертуарыннан "Туган көн" җырын да башкарганнар, ләкин пышылдап кына диярлек. "Өйдә 1 яшьлек сабый йоклаганда туган көн белән менә шулай котлана", – дип яза Лиана. (Оригиналда: «Так выглядит наши поздравления, когда в доме спит годовалый малыш»). Сүз Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм һәм килене Рузиянең улы Дамир турында бара. Алар узган ел беренче тапкыр әти-әни булды.

Әниләре хөрмәтенә урамда салют та аттырганнар. Ләйсән Фәтхетдинова аны тормыш иптәше Салават Фәтхетдинов белән бик җылы итеп кочаклашып караган.

"Әниебез, туган көнең белән! Булганыңа рәхмәт, бик яратабыз сине", – дип яза видеолар янында Лиана. (Оригиналда: «С днем рождения, мамуль! Спасибо, что ты у нас есть».

Видеолар барысы да русча язылган һәм рус телендә сөйләшәләр дә. Салават Фәтхетдинов үзе дә бүләген биргәндә: «Это мой», дип әйтә. Салют атканда «Вот это я понимаю!» – дип кычкыра кызларының берсе.

Фәтхетдиновлардагы рәхәт атмосфераны сез дә карагыз әле.