ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Алия Карачурина улы белән фотоларын күрсәтте

0

Җырчы Алия Карачурина социаль челтәрләргә кечкенә улы Алим белән төшкән яңа фотоларын урнаштырып, халык мәхәббәтен яулаган. Моңа кадәр Алиянең моңлы тавышына һәм матур буй-сынына гашыйк тамашачылары һәм сәхифәсен карап баручылар бу юлы җырчыны әни ролендә күреп сокланыша.

«Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен»;

«Алия, сез искиткеч! Әни булу бик тә килешә»;

«Бик матур. Инде тизрәк бәбине күрәсе килә»;

«Алиюша, әни булу – зур бәхет. Алимчикның әти-әнисе – иң булганнар»;

«Могҗизага тиң фотолар. Сезгә сокланып туя алмыйбыз»;

«Сезнең хәзер иң матур мизгелләрегез», – дип язалар алар Алиягә.

Дөрес, Алия белән Ришат әлегә кечкенә Алимның йөзен күрсәтми, күз тиюдән курка.

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар быел яз көне беренче тапкыр әти-әни булдылар. Бу шатлыклы мизгелләр турында биредә язган идек:

  • Алия – Ришат Төхвәтуллиннар әти-әни булды!

Ришат Төхвәтуллинның беренче тапкыр улын күргән хисләргә бай видеосын да карый аласыз:

  • Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр улын күрә

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр