ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Квест уен вакытында 19 яшьлек кыз тереләй янып үлгән

0

Махачкалада квест-уен вакытында 19 яшьлек кыз тереләй янып үлгән. Зыян күрүчеләр бинада бикләнеп калган, ярдәм сорап ялварган. «Дом ужасов»ның хуҗасы җирле КВНщик булган, дип яза SHOT телеграм-каналы.

Шеболдаев урамындагы «Дом ужасов» квест-йортында янгын бүген төнлә чыккан. Шаһитлар сөйләгәнчә, бина эчендә 2 пар квест узган була. Хезмәткәр махсус перчаткага ут төртеп, аны керосин белән бензин пычкысы яткан якка ыргыткач, янгын башлана. Ә уенда катнашучы бер кыз кул богавы белән урындыкка богаулап куелган була.

Ике егет һәм бер кызны коткара алганнар, тик соңыннан икенче кыз да үлә.

Квестның хуҗасы – КВНщик Гусейн Ибрагимов.

«Дом ужасов» хезмәткәрләре клиентларын кәнәфиләргә богаулап читлекләргә утырткан. Аларның бурычы – шуннан котылып чыгу була. Бинада янгын башлангач, алар сынауны уза алмый. Яшьләр кычкырган, узып баручылардан ярдәм сорап ялынган.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, уенга ире белән бергә килгән 19 яшьлек Асият тәне пешүдән хастаханәдә үлгән. Аның ире 20 яшьлек Саид та реанимациядә, аның тәненең 50 проценты пешкән. Икенче кыз – 25 яшьлек Мәдинәне дә башта бик авыр хәлдә хастахнәгә алып китәләр. Тәненең 97 проценты пешкән кыз соңрак вафат була.

Квестның хуҗаларының берсе җирле КВНщик Гусейн Ибрагимов тоткарланган, аннан сорау алалар. «Дом ужасов»та бер генә уен сценарие була. Һәм һәрвакыт кунакларны богаулап куя торган булалар.

«Сез дусларыгыз белән бергә сәяхәткә чыгасыз. Юлда машинагыз ватыла. Ярдәм табуга өметләнеп, урман читендәге йортка керәсез. Йортка кергәч, аның хуҗасын тапмыйсыз. Бары тик ризык тулы өстәл генә күрәсез. Хуҗаны һәм аның ярдәмен көткән арада, өстәл янына утырасыз һәм йокыга талуыгызны сизәсез. Сез Техас маньягы йортына эләккән булып чыгасыз, ә анда тагын бер куркыныч маньяк – биюче клоун Пеннивайз кунакта була. Йокыдан уянганда сез богауланган килеш читлектә буласыз. Сезнең максат – маньяк сезне алырга кайтканчы, йорттан чыгып җитешү. Вакытыгыз бик аз...»

Фаҗига булган көнне актерларның берсе махсус перчаткага ут төртә һәм керосин белән бензин пычкысы яткан якка ташлый. Янгын башлана.

Һәлак булган кызларның берсе урындыкка шулайрак богаулап куйган булалар. Актер кызны бензин пычкысы белән куркыта. Шуннан соң «Техас маньягы» перчаткага ут төртә, аны ташлый һәм кача. Видеода – узган квестта исән-имин котыла алган кыз.

Янгын башлангач, 25 яшьлек Мәдинә куллары богауланган килеш утырып калган. Ул ярдәм сорап кычкырган, ялварган. Кызның тәненең 97 проценты пешкән. Исән калу шанслары булмый диярлек. Табиблар тырышлыгына да карамастан, ул реанимациядә җан бирә.

Мәдинәнең дус кызы 19 яшьлек Асият тә янгын тозагыннан котыла алмый. Квест йорты хезмәткәрләренең квестны уза алмаган клиентларына ни өчен ярдәм итәргә тырышып та карамауларын хәзер тикшерүчеләр ачыклый. Вафат булган Асиятнең ире реанимациядә ята.

Бу фаҗигадә тереләй янып үлгән Асият 5 көн элек кенә – 16 июльдә кияүгә чыккан була. Бәйрәмнән соңгы видеоны ул 20 яшьлек ире Саид белән шушы уенга килер алдыннан куйган була.

Асият – Дагыстанның Республика балалар стоматология поликлиникасының баш табибы кызы. Кыз үзе шәхси стоматологиядә ортадонт булып эшләгән.

Ә һәлак булган икенче кыз, 25 яшьлек Мәдинә, фитнес-инструктор булган. Ул 1 ел элек сертификат алган һәм персональ тренер булып эшләгән. Ә моңа кадәр клиникада ортадонт табиб ассистенты була. Дус кызы Асият һәм аның ире Саид белән квестка бара. Анда аны урындыкка богаулап куялар һәм бензин пычкысы белән куркыталар.

Һәлак булучыларның туганнары фикеренчә, «Техас маньягы» кызга керосин сибә һәм, аны тагын да ныграк куркыту өчен, зажигалка яндыра. Тик уеннан уймак чыга, һәм Мәдинәгә ут каба. Актер качып китә һәм уенчыларның барысын да янгында үләргә калдыра.

Мәдинәне коткару өчен, Асият һәм Саид йөгереп килә. Саид футболкасын сала һәм янгынны сүндерергә тырыша, әмма ялкын бик көчле була. Огнетушительләр дә табылмый. Бинадагы лабиринтлар аркасында чыгу юлы да табылмый. Саид һәм Асият тәрәзәләре ватарга тырыша, әмма рәшәткәләрен җимерә алмыйлар. Ярдәм сорап кычкыруны узып баручылар ишетә, әмма алар да бернәрсә эшли алмый, чөнки квест бикле була. Фаҗига урынына тиз арада коткаручылар килеп җитә һәм ишекне болгарка белән ача. Алар 3 кешене алып чыга.

Асият инде үлгән була.

Шаһитлар сөйләгәнчә, «Техас маньягы» ярдәм сорап урамга чыгып йөгергән кыяфәт чыгара, тик башка күренми. Уен сценарие буенча, анда тагын бер аниматор – Пеннивайзны уйнаучы да булырга тиеш. Аның янгын вакытында квестта булганмы-юкмы икәне ачыклана.

SHOT мәгълүматлары буенча, подвал бинасында янгынга каршы бернинди система да булмаган, тикшерүләр дә уздырмаганнар.

Соңрак аниматорны да кулга алдылар.

Сорау алганда 18 яшьлек егет, перчатканы яндырганда бензинны чамаламыйча гына салуын, ә соңыннан утны сүндерә алмавын сөйләгән.

«Техас маньягы» «Куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү»дә шикләнелә.