ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Гөлназ Сәфәрованы әбисе иренен күперткән өчен ачуланган

0

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова иреннәрен күперткән һәм бу хакта әбисенә дә сөйләгән. Оныгындагы үзгәрешләргә әбисенең реакциясе нинди булган соң?

Башта әбисе Гөлназдагы үзгәрешләрне сизми. Иренен күперткәнен әйткәч кенә: «Һай, шул гына кирәк иде, кеше көлдереп йөрмәле», – дип ачуланып ата. Гөлназ: «Соң, аз гына бит, син аны сизмәдең дә. Кара әле әйбәтләп», – дигәч тә: «Беленеп тора инде өсте, ямьсез булып», – дип нәтиҗә ясап куя ул.

«Нормально бит инде, әби, әйеме?» – дип, әбисен аптыратуын дәвам итә Гөлназ Сәфәрова.

«Булмаганда ярый инде. Теләсә нәрсә эшләп йөр инде, үзеңнең организмың белән уйнап», – дип ачулана аны әбисе.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әбисе Гөлназ Сәфәрованың сәхнә образларына, прическаларына да үзенең бәясен биреп тора. Шуларны истә тотып, Гөлназдан бер язылучысы: «Әбиегез сезне гел тәнкыйтьли кебек, ничек үпкәләмисез?» – дип тә сораган.

«Юк, юк, тәнкыйтьләми. Ул гел бәреп, дөресен әйтә. Ничек бар, шулай. Матурланып тормый. Мин аңа беркайчан да үпкәләмим, ул — минем юл күрсәткечем. Үтереп яратам аның психлана-психлана сүгүен», – дип җавап калдырган Гөлназ Сәфәрова.