ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Гөлназ Сираева: «Әти өч көн элемтәгә чыкмады...»

0

Гөлназ Сираеваның авылда, Казаннан 300 чакрым ераклыкта яшәүче әтисе 3 көн элемтәгә чыкмаган. Җырчы, борчылып, авылына кайтырга мәҗбүр булган. Бәхеткә, барысы да әйбәт тәмамланган, җырчының әтисе белән бар да яхшы. Соңрак Гөлназ Сираева, якын кешесе белән чәйләп утырган фотоларын куеп: «Исән-сау, Аллаһка шөкер. Аның телефоны кабынмый икән», – дип, әтисенә чыга алмавының сәбәбен аңлатты.

«Әтидә «Нокиа» телефоны. Ул аны «Нәкыя» дип йөри. Әти бу телефонны миннән махсус таптырды. Аңа нәкъ менә «Нокиа» кирәк иде. Бу телефонны алганга әле 1 ел да юктыр. Ә ул инде ноль. Кабынмый, зарядка җыймый. Аның хезмәт срогы шуны хәтле генәме әллә? Нишләп була икән?» – дип «подписчик»ларыннан киңәш тә сораган җырчы.

Әле күптән түгел генә Гөлназ Сираева әтисенең ялгыз яшәвенә кайгырып һәм беркадәр үзен дә кызганып, күңелен бушаткан иде.

«Миннән 300 чакрым ераклыкта ялгыз яшәүче әти – гади генә тарих түгел. Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат, киресенчә… Менә ул өйдә утыра, әле бер, әле икенче күрше керә, «хәлен белергә», имеш. Сез аңладыгыз, әйеме, сүзнең нәрсә турында баруын.

Ә аннан соң мин кайтам… Монда нинди генә ят исләр юк… Ә миңа барысын да җыештырырга кирәк.

Авылга әниләренең пирогларын ашарга кайтучыларга кызыгам… Мин бит җыештыручы сыйфатында гына кайтам», – дип, хисләре белән уртаклашты ул вакытта Гөлназ Сираева.