ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Владимир Познерда өченче тапкыр яман чир тапканнар

0

Телевидение алып баручысы Владимир Познер хастаханәгә эләккән. «Mash» Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, аңа «тән тиресе эпителиомасы» диагнозы куелган.

Узган айда 90 яшьлек журналист, сәламәтлегенә зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән. Аны палатага салалар һәм химиотерапия курсы уздыралар, Познер 1 тәүлек буе капельница белән яткан. Шуннан соң аны өенә җибәрәләр, хәзер аны онколог күзәтә.

Алып баручы сүзләренчә, беренче тапкыр анда яман шешне 59 ел элек, Нью-Йоркта яшәгән вакытында ачыклыйлар. Ул вакытта Познерда простата рагы була, аңа уңышлы операция ясыйлар. Ә 80 яшендә Познер эчәклек яман шеше белән авырый.