ru24.pro
Все новости
Июль
2024

«58 яшемдә контракт төзедем һәм үкенмим»: ни өчен татарстанлылар махсус операциягә бара

0

«Үз иленең чын патриотлары, Ватанны яратучылар»

Зәй районыннан контрактник 58 яшьлек Дамир район җитәкчелегенең махсус операциядә катнашучылар белән очрашуына килгән.

«Башта мин үзебезнең хәрбиләргә авылның башка кешеләре белән бергә ярдәм иттем, әмма аларга фронт линиясендә дә ярдәм итәргә мөмкин бит, дигән уй башымнан чыкмады. Минем балаларым инде олы, хатыным юк. Шуңа күрә хәрби комиссариатка барырга һәм хәрби хезмәт узу турында контракт төзергә карар кылдым. Бу – минем беренче шундый тәҗрибәм, бары тик армия хезмәте еллары гына бар иде», – дип сөйли ир-ат.

Дамир 3 тапкыр алгы сызыкта булган, аннары аңа яше буенча туры килмәвен әйткәннәр. Хәзер ул постта кизү тора.

«Әлбәттә, яшь үзенекен итә, бераз арыйм, әмма сугышчан рухымны, башка сугышчылар кебек үк, югалтмыйм. Без анда бер-беребезгә ярдәм итәбез», – ди хәрби хезмәткәр.

Аның сүзләренчә, зәйлеләрнең ярдәме бик сизелә – барлык көрәшчеләр дә волонтерларга бик рәхмәтле.

Фото: © Айгөл Яруллина тарафыннан тәкъдим ителде

«Коры ашларны рәхәтләнеп ашыйбыз, миңа бигрәк тә өй токмачы белән ошый. Анда дошман дроннарыннан саклый торган маскировка ятьмәләре бик кирәк. Яңа генераторга акча җыйган якташларыма бик рәхмәтлемен, барысы да әйбәт эшли. Шундый көчле ярдәм белән җиңү безнең кулда булачак!» – дип ышана сугышчы.

Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, хәрби хезмәтне үтү турындагы контрактны шәһәр һәм районның патриотик ир-атлары төзи.

«Махсус операциядәге якташларына, дусларына, туганнарына ярдәм итәргә теләүче ирләр килә. Контракт буенча хезмәтне сайлаган яшьләр дә бар. Алар барысы да – үз илләренең чын патриотлары, Ватанны яратучылар һәм авыр вакытта илне якларга тиеш дигән рухта тәрбияләнүчеләр», – ди ул.

Фото: © сугышчының хәрби архивыннан

Лениногорскидан сапер гаиләсе ишәю көтә

Лениногорскидан штурмчы һәм сапер Сергей Трофимов та үз теләге белән махсус операциягә киткән. 2023 елда ул Саклану министрлыгы белән контракт төзи һәм алгы сызыкка китә. Сугышчы иптәшләре аңа «Волпи» хәрби кушаматын бирә.

Командование Сергей Трофимовны дошманның ныгытылган позицияләренә һәм биналарына һөҗүм итү һәм штурмлау буенча белгеч итеп билгели. Штурмчы биналарны, окопларны, траншеяларны һәм башка ныгытылган позицияләрне басып алу буенча күнекмәләргә һәм белемнәргә ия булырга тиеш.

Фото: © сугышчының хәрби архивыннан

«Бу – иң катлаулы көннәр булды. Барысы да тактик, инженерлык, медицина һәм физик әзерлек буенча гаять зур йөкләнешкә түзә алмады. Әмма бу – хәрби вакыт таләпләре белән бәйле. Сугыш вакытында дөрес хәрәкәт итәргә һәм шәхси состав белән хезмәттәшлек итәргә никадәр тизрәк өйрәнсәң, шулкадәр зур файда китерәчәксең», – дип уртаклаша Сергей Трофимов.

Сугышчы иртә таңнан алып төн уртасына кадәр алган белемнәрен практикада камилләштерә.

Командадагы штурмовикның бурычы – билгеле бер ноктаны алу һәм аны төп көчләр килгәнче саклап тору. Штурмовиклар биналарны алган вакытта төркемнең авангарды булып тора. Әгәр саклаучылар һәм пулеметчылар ут белән бастыру белән шөгыльләнсәләр, штурмовиклар беренче булып ныгытмага үтеп керә һәм аны саклый. Ныгытманы алганнан соң, сугышчылар төркем командиры боерыгы буенча хәрәкәт итәләр: йә икенче ныгытмага үтеп керәләр, йә оборонага, йә контрштурмга күчәләр. Чигенгәндә яки позицияләрен калдырганда штурмовиклар соңгы булып китәләр.

Үзенә йөкләнгән җаваплылыкның җитдилеген аңлап, Сергей яхшылап әзерләнә. Командование сугышчының тырышлыгын югары бәяли.

Озакламый Сергей сапер итеп билгеләнә, мина-шартлаткыч киртәләр, пехотага, транспортка һәм танкка каршы миналар урнаштыру, шартламый торган киртәләр булдыру, дошманның мина-шартлаткыч киртәләрендә юллар ясау, миналарны һәм фугасларны зарарсызландыру һәм юк итү бурычларын үти башлый.

Ул күперләр, кичүләр, ныгытылган позицияләр, дотлар, дзотлар, рокадалы юллар төзүдә, барып җитүе авыр булган урыннарда техника һәм шәхси состав өчен юллар салуда катнаша.

Чираттагы штурм вакытында Сергей Трофимов яралана. Аңын югалтмас өчен, ул һәрвакыт иң якыннары – хатыны Зарина һәм улы Никита турында уйлый.

Аны коткаралар, эвакуация төркеме яраланган сугышчыны вакытында күреп ала. Аны сугыш кырыннан тиз арада эвакуациялиләр. Антрацит госпиталендә хәрби хирурглар берничә операция ясый: аягын саклап калуга ирешәләр.

Фото: © сугышчының хәрби архивыннан

Бу вакыйгалар турында Сергей бер сүз дә әйтми, Зарина иренең яралануы турында ул өйгә кайтканда гына белә.

Махсус хәрби операциядә җәрәхәтләр алу сәбәпле хәрбигә матди компенсация каралган. 2022 елның мартында ук Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга яраланган өчен 3 млн сум түләү турындагы указга кул куйды. Тимофеевлар гаиләсе бу акчага фатир сатып алырга ниятли.

Хәрби-табиблар комиссиясе Сергей Трофимовны алга таба хәрби бурычларны үтәргә яраксыз дип тапкан. Ләкин кайвакыт сугышчы шулай да хәрби формасын киеп, медальләрен тага икән. Ул – Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән кеше. Бүген Сергей бер генә нәрсә турында хыяллана – көткән кызларының сәламәт тууын. Августта гаиләнең ишәюе көтелә.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова тарафыннан тәкъдим ителде

«Повестканы көтеп утырмадым. Махсус операциягә үзем барырга теләдем»

«Опер» кушаматлы Чаллы хәрбие мобилизация буенча повестка алмый, военкоматка үзе килә. 2 елга якын ул махсус операция зонасында була. Ә хәзер кыска вакытлы ялга кайткан.

«Повестканы көтеп утырмадым. Махсус операция зонасына үзем барырга теләдем. Повестка алмыйча, военкоматка килдем», – дип сөйли хәрби.

«Опер» – сугыш хәрәкәтләре ветераны. Аның әйтүенчә, ул яхшы әзерлек мәктәбе узган – бу махсус билгеләнештәге «Барс» 26нчы аерым отряды. Чечня һәм Ингушетиягә булган. Шуңа күрә бу тәҗрибә махсус операция барышында кирәк булачагын аңлаган. Частька килеп җиткәч үк, аны шунда ук командир итеп куялар.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова тарафыннан тәкъдим ителде

Чаллы егете дошманны ничек күрүе турында да сөйли. «Дошманнар бык кырыс, алар террорчылар кебек эш итә. Бу – күпкә авыррак. Алар тыныч халык артына яшеренә. Шул сәбәпле без акрынрак хәрәкәт итәбез. Аерым нокталарга гына һөҗүм итәргә, пехотаны файдаланырга туры килә. Башка илләрдән ялланып сугышучылар агрессив, адекват түгел, алар сафаридагы кебек хәрәкәт итәләр, тыныч халыкка аталар», – дип сөйли ул.

Хәрби беренче вакытларда бик авыр булуын таный. Ләкин соңыннан сугышчылар һөҗүмнәрне билгеләргә өйрәнгәннәр. «Каян очканын һәм кая очканын аңлый башладык, ягъни бездә инде реакция барлыкка килде. Без якынча кайчан качарга кирәклеген, ә кайчан эшләргә мөмкин булуын аңлыйбыз», – ди ул.

Татарстанлы сугышчан иптәшләре турында да сөйли. «Патриотлык безнең каныбызда, мин шулай саныйм. Мин безнең егетләр куркусыз дип әйтмим, ягъни без барыбыз да куркабыз, һәркемнең куркуы бар. Ләкин без барыбыз да бу куркуны җиңәргә тырышабыз һәм, бернигә дә карамастан, алга атлыйбыз. Егетләр барысы да әзерлекле, психологик яктан тотрыклы. Безнең егетләребез – иң яхшылар. Иң-иң яхшылар, алар белән горурланып була», – дип ышаныч белдерә ул.

Хәрби шефлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Халыкның ярдәмен тоябыз. Гуманитар ярдәм даими килеп тора, балалардан килгән хатларны да укыйбыз. Тәм-томнар, ризык, кием-салым күп килә. Шәһәрдән бик зур ярдәм килә. Татлы ризыклар, дөресен әйткәндә, тиз китә. Позицияләрдә булганда, нигездә татлы ризыклар гына ашыйбыз. Ничектер ул тынычландыра, кәефне күтәрә. Нигездә шоколадлар», – дип сөйли «Опер».

Фото: © Эльмира Гайнетдинова тарафыннан тәкъдим ителде

Хәрби шәһәр халкына һәм хакимиятенә, мәктәпләргә, балаларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм, җиңү һичшиксез Россия ягында булачак, дип өстәде.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белергә була.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

«Татар-информ»нан тәрҗемә.

Авторы: Эльза Кузнецова