ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Җырчылар «Мәхәббәт шушыдыр» җыры турында шаярта: «Мин дә җырлыйм. Кыярга су сипкәндә»

0

Кайбер җырчылар, бу көннәрдә Лилия Хәмитова репертуарыннан булган «Мәхәббәт шушыдыр» җыры аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны кызыкка алып, шаян видеолар яздыра башлаган.

Мәсәлән, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар җырны шигырь формасында укып, Азат Абитовка «вызов» ташлаганнар.

«Ник хәзер үк чыгардыгыз, 1-2 ел көтмәдегез?» – дип, Азат үзе дә боларның уеннарына катышып киткән.

«Тукта әле, бу бит шигырь генә», – дигән аңа Гөлназ.

«Бөтен кеше җырлап чыкты бу җырны. Сез генә калдыгыз. Вперед!» – дип киңәш биргән Шәрипҗановларга Марат Мухин.

«Тәк, хәзер минем баянда уйнап куяр вакыт җитте бугай», – дигән Ильяс Шәрипов.

«Сугышып китә күрмәгез тагын», «Бик актуально», – дигән комментарийлар да бар.

Рамил Шәрапов та сторисларына шаян видео яздырган. Анысы исә Ильмирага дәгъва белдерә.

«Шушы видеом белән Ильмира Нәгыймовага мөрәҗәгать итәсем килә. Ильмира, миннән сорамыйча, минем җырларны җырламады. Сорамады да, җырламады да… Ильмира әйт әле, минем җырлар җырламаслыкмыни?

Рәсми рәвештә шуны әйтәсе килә: хөрмәтле Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Лилия Хәмитова, Ильмира Нәгыймова! «Мәхәббәт шушыдыр» җырын мин дә җырлыйм. Кыярга су сипкәндә, ваннада юынганда. Ачуланмагыз мине. Конфликт исчерпан», – дигән Рамил Шәрәпов.

Искә төшерәбез, әлеге аңлашылмаучанлык Ильмира Нәгыймова һәм Азат Абитов арасында килеп чыккан иде. Дөресрәге, Нәгыймова бәхәскә катнашмады. Ә менә Азат Абитов, Лилия Хәмитова рөхсәте белән үзләре дуэт формасында башкарган «Мәхәббәт шушыдыр» җырын Илмира Нәгыймованың да җырлаячагын белеп, аңа шелтә белдерде. Дөрес, соңыннан моның аңлашылмаучанлык кына булуы ачыкланды. Баксаң, Ильмира моны «ТНВ» телеканалындагы «Музыкаль Сабантуй» тапшыруы кысаларында гына яздырган икән. Бу хакта җырның төп башкаручысы Лилия Хәмитова аңлатып сөйләде.

Азат Абитов үзе дә Нәгыймова белән элемтәгә керүләрен хәбәр итте һәм аннан бөтен халык алдында гафу үтенде.