ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесенең ирен соңгы юлга озатканнар

0

Җырчы Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесенең ире махсус операциядә һәлак булуын хәбәр иткән идек.

  • Сиринә Зәйнетдинованың бертуган сеңлесенең ире махсус операциядә һәлак булган

Рөстәмне бүген туган авылы Балтач районы Көшкетбаш авылында соңгы юлга озатканнар. Сиринә Зәйнетдинова сторисына хушлашу мәрасименнән видеолар куйган.

«Рөстәмебезне искә алып», – дип, кияүләренең исән вакыттагы матур фотолары белән дә уртаклаша ул.

Рөстәм махсус операциягә мобилизациягә эләгеп киткән иде. Аның инде 12 декабрьдән бирле хәбәре булмаган.

Рөстәм махсус операциядә вакытта аның тормыш иптәше Гөлинә малай алып кайтты. Хәрби сабыен да күрә алмыйча, батырларча һәлак булды.

  • «Озак көткән газиз улымны бер сөя дә алмадым»: хәрби операциядә һәлак Рөстәм бәете